Чулпан Яркәева: “Август аенда гына янган идек, менә тагын янгын чыкты”
Азнакай районының Тәтем авылында яшәүче Яркәевләрнең 20 ноябрьдә өйләрендә янгын чыга. Бу вакытта Чулпан ире белән Азнакайга киткән була. (Ватаным Татарстан)
– Тавыкларга бодайга дип чыгып киттек. Азнакайга барып җиткәч, телефоным шалтырый. Күршебез Альбина шалтырата: “Чулпан, өегез яна!”, ди. Өстемә кайнар су сиптеләрмени? Кулымнан телефоным төшеп китте. Бер мәлгә сүзсез калдым. Әле бит 14 августта гына өебездә янгын чыккан иде, – дип сөйли Чулпан.
Ул вакытта йортка килгән зыян зур булмый. Халык ярдәме белән алар өйне төзекләндереп яши башлый. Монысында инде йорт катырак янган.
– Өч балабыз бар. Әлегә иремнең әнисендә яшәп торабыз. Бер-бер артлы булган янгын бөтенләй күңел тынычлыгын алды. Ничекләр тагын ярдәм сорыйк. Кемнәр булышыр икән? Инде теге вакытта бөтен туганнарыбыз, дусларыбыз ярдәм иткән иде. Хәзер инде ничек йорт торгызырбыз дип борчылабыз. Бар өметем мәрхәмәтле кешеләрдә. Ярдәм итсәгез иде, – ди Чулпан.
Әлеге гаиләгә булышыр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Саклык банкы картасы 5228 6005 6480 8709
Ак барсы банкы картасы: 5285 8857 0385 8117
Хәбәрләшү өчен телефон номеры 89196935778
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев