erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Циклон Татарстанга яңгырлы, яшенле салкын һава китерәчәк

Республикада һава шартлары иртәгә, 26 майда ук үзгәрәчәк.

Бу атнада көнбатыштан күчеп килгән циклон Татарстан территориясеннән антициклонны кысрыклап чыгарачак һәм яңгырлар, яшен һәм боз белән салкын, тотрыксыз һава торышын китерәчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Республикада һава шартлары иртәгә, 26 майда ук үзгәрәчәк. Аязучан болытлы булачак. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар урыны-урыны белән генә булырга мөмкин, әмма иртән, көндез һәм кичен актив атмосфера фронтлары хәрәкәт иткәндә яңгырлар, аерым районнарда көчле, бөтен Татарстан буенча көтелә. Кайбер урыннарда яшен һәм кыска вакытлы җилнең секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе фаразлана, локаль рәвештә боз явуы ихтимал.

Чәршәмбе, 27 майда, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы өстенлек итәчәк. Вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. Урыны белән 15-20 м/с кадәр җил белән яшен фаразлана, шулай ук боз яву ихтималы да сакланачак. 

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/ciklon-prineset-v-tatarstan-xolodnuyu-pogodu-s-dozdyami-grozami-i-gradom-6028573

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев