erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

ЦТС биржасы төзелештә бәяләр билгеләүнең федераль системасына кушылды

Татарстанда эшләүче ЦТС биржасы төзелештә бәяләр билгеләүнең федераль дәүләт мәгълүмати системасына (ФГИС ЦС) интеграцияләнде.

Хәзер биржа сынау режимында федераль система өчен актуаль базар мәгълүматлары нигезендә хисаплар тапшыра башлады. Бу хакта биржаның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге мөмкинлек Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды. ФГИС ЦС белән интеграция ЦТС биржасының базардагы үтә күренмәлелекне һәм нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелгән стратегиясенең дәвамы булып тора. Аеруча бу юнәлеш Татарстан икътисады өчен мөһим саналган төзелеш тармагына кагыла.

Интеграция республика өчен практик әһәмияткә ия: Татарстан тәэмин итүчеләре һәм төзүчеләре катнашында формалашкан реаль базар бәяләре турыдан-туры федераль дәрәҗәдә исәпкә алыначак. Бу, үз чиратында, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны гамәлгә ашырганда, шулай ук төбәктә смета нормативларын формалаштырганда бәяләрне нигезлерәк һәм гаделрәк билгеләү мөмкинлеге тудыра.

ЦТС биржасының Казан филиалы җитәкчесе Дмитрий Золотов сүзләренчә, федераль система белән хезмәттәшлек биржа өчен генә түгел, Татарстанның бөтен төзелеш тармагы өчен дә әһәмиятле адым. Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш материаллары буенча 9,5 млрд сумнан артык күләмдәге килешүләрне колачлаган сәүдә мәйданчыгы мәгълүматлары хәзер дәүләт аналитикасында кулланылачак, бу бәя формалаштыруның объективлыгын арттырачак. Шулай ук, аның фикеренчә, биржада эшләүче республика компанияләре интеграциянең гамәли нәтиҗәсен тоячак: алар төзегән килешүләр федераль дәрәҗәдә тармакның тулы һәм төгәл базар картинасын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев