erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данир Сабиров ТМТВ каналына үпкә белдергән

Бу көннәрдә җырчылар 27 май көнне булачак «ТМТВ» премиясен тапшыру тантанасына әзерләнә.

Данир Сабировны да бүген иртән концерт буенча очрашуга чакырган булганнар, ләкин ул ГТРК бинасына эләгә алмыйча, кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булган.

«Иртәм бик үк хәерле түгел, дуслар. Иртәнге 2 сәгатем бушка үтте. Бүген безнең ГТРКда «ТМТВ» премиясе буенча очрашу булырга тиеш иде. Мин инде оештыручылар әйткәнчә паспортым, правамны алып, машинамны шлагбаумнан үткәрсеннәр өчен, вакытында килеп җиттем. Охрана танып алды. Исемлектә сезнең машина юк, диләр. «Ничек инде юк?» – дип аптырыйм. Оештыручыларга шалтыратам – алмыйлар. Алай да, бөтен булган горурлыгымны «бер җиремә» кыстырып, ишегалдында машинама урын табып, җәяү керергә булдым. Җәяү кергәндә паспортымны күрсәтәм – кертмиләр. Ярар, ГТРКга шалтыратам. «Гафу итегез, сезнең эфирыгыз бит иртәгә», – диләр. Мине бу хакта беркем дә кисәтмәде. Димәк, хөрмәтле оештыручылар, кирәгем шуның кадәр генә. Уңышлар!» – дип үпкә белдергән Данир Сабиров аларга сторислары аша. 

«Оештыручылар оешмаганлыктан килеп чыга оешмаучанлыклар. Нәтиҗәдә – «сарык» җаваплы чакырылган артист», – дип тә өстәгән ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Интертат"

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X