http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Яңалыклар

Данир Сабировны УНИКСтагы концертыннан куып чыгарганнар

«УНИКС» бинасыннан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр

"Бер дошманымдыр инде...",- дип аңлата моны артист үзе. Шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр алу сәбәпле, Данир Сабировның концертын туктатып, урамга куып чыгарганнар.

«УНИКС» мәдәни-спорт комплексы бинасында шартлаткыч җайланма булуы турында хәбәр Данир Сабиров концертында тәнәфес вакытында килгән. Комплекска оператив рәвештә барлык экстрен хезмәтләр җыелган. Бинадан меңгә якын кешене һәм 150 хезмәткәрне чыгарганнар.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

 

Реклама
2VtzqxaTAbC

Данир Сабиров концерт өзелгән өчен гафу үтенгән. «Саперлар эшләп бетергәч, керәчәкбез. Гафу үтенәм көтелмәгән хәл килеп чыкканга», — ди җырчы һәм юмор остасы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев