erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт сине укытты. Хәзер мәҗбүри эшлә!

Татарстан депутатлары, советлар вакытындагыча, диплом алган яшьләрне эшкә билгеләү практикасын кире кайтарырга тәкъдим итә. Аларча, дәүләт хисабына укыган студентлар, диплом алгач, белгечлеге буенча мәҗбүри өч ел эшләргә тиеш. Юк икән – уку бәясен капларга кирәк булачак. Әлеге проект Закон чыгаручылар советына юлланган. Мәгариф һәм фән комиссиясе советы тарафыннан хупланган очракта ул Дәүләт Думасына закон проектлары рәвешендә кертеләчәк.

Документ авторлары инициативаны дәүләтнең студентларга бюджеттан күп акча бүлеп бирелүе белән аңлата. Шуңа да карамастан, кайбер тармакларда белгечләр җитми. Икенче яктан, дипломлы яшьләр эш таба алмый интегә. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр керә калса,  оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен һәм икътисадның өстенлекле тармакларын кадрлар белән тәэмин итеп булачак, дип билгеләп үтә парламентарийлар.

Чыгарылыш студентларын эшкә билгеләү белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Эшкә уку тәмамланырга дүрт айдан да соңга калмыйча билгеләргә тиешләр. 
Дәүләтнең үз мәнфәгате

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев фикеренчә, бу тәкъдим күпмедер бәхәс уятачак. 

– Әмма ул дәүләтнең, аның икътисадының киләчәген уйлап эшләнгән документ. Хөкүмәт студентларны үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен бушка укытып, алар ярдәмендә кадрлар сәясәтендәге проблемаларны хәл итәргә омтыла. Берәр нәрсә булса, дәүләттән көтәбез, ул тиеш дип карыйбыз бит. Менә бу очракта да дәүләт үзе түләп укыткан белгечтән җәмгыять хакына эшкә калуын сорый булып чыга. Шул ук вакытта эшкә юллама белән килгән яшь белгечкә лаеклы хезмәт хакы түләү, торак белән тәэмин итү һәм башка шартлар булдыру мөһим. Бердән, ул өч елга дип килгән кешене шунда төпләндереп калдырырга булыша. Икенчедән, бу белгеч эш шартларының үзе түләп укыган яки шәһәрдә калган иптәшләренекеннән ким булмавын тоеп торырга тиеш, – ди ул.   

Дәүләт сәясәте булырга тиеш
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 40 меңнән артык эш урыны буш, ә оборона сәнәгать комплексы кадрларына ихтыяҗ 5,5 мең кешене тәшкил итә. 

Кадрлар җитмәү турында Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ведомствоның коллегия утырышында да әйткән иде. Ул билгеләп узганча, производство ветеринарлары җитми, алар белән тәэмин ителеш 80 генә процент. 
–  Моның сәбәбе берничә. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре яшь ветеринария белгечләрен хезмәт хакы, торак, транспорт белән тиешенчә тәэмин итми. Шуңа күрә алар хуҗалыкларда калмый. Берникадәр вакыттан соң алар башка эш эзли башлый. 20 мең сумга беркемнең дә эшлисе килми. Икенчесе – яшь белгечләрне хуҗалыкларда беркетеп калдыру буенча дәүләт сәясәте юк. Аларны укытуга тотылган бюджет акчалары тиешле нәтиҗә бирми, чөнки белгечлек буенча эшләргә бармыйлар. Бюджет акчалары исәбенә укыганнар икән, укулары тәмамлангач, кимендә өч ел үз белгечлекләре буенча эшләргә кирәк, дип саныйбыз, – дигән иде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күптән кирәк иде
Балтач районы Чутай авылында яшәүче газета укучыбыз Мәүҗидә Вафина бу системаны ун-унбиш ел ук кайтарырга кирәк иде дип саный. 
–  Кая укысам да ярый, югары белем алу турындагы дипломым гына булсын дип йөрүчеләр күп. Уку йортын тәмамлагач, үз белгечлекләре буенча эшләмичә, берәр кибеткә барып эшкә урнашалар. Ә кемдер шул бюджет урынга эләгә алмый. Бәлки ул кеше шул өлкәдә профессиональ белгеч булып, җәмгыятькә файда китерә алыр иде. Икенчеләре монда укыйлар да, чит илгә китәләр. Бездә бушка укып, чит ил өчен эшләп яталар. Элек бишьеллык план дигән нәрсә бар иде. Ничә елдан күпме бала укырга керә, ничәсе мәктәпне тәмамлый, нинди белгечләр кирәк булачак – барысы да истә тотыла иде, – ди лаеклы ялда булган тәрбияче.

Депутатларның тәкъдиме кабул ителгән очракта, эшкә билгеләнгән белгечкә яхшы хезмәт хакы түләнергә тиеш дигән фикерне дә җиткерә ул. Аннары укыган чорда ук практикасын үтү мөмкинлеген булдырсыннар иде, кайда да әзерлекле белгеч кирәк, ди. 

Эш табарга булыша
Студентларның фикерләре белән дә кызыксындык. 
Казан дәүләт мәдәният институтының 2 курс студенты Илүзә Галиуллина депутатларның тәкъдименә уңай карый. 
–  Яшьләргә эш табу проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Әмма белгечләргә кытлык күбесенчә район җирләрендә күзәтелә. Яшьләрнең анда кайтасылары килмәс шул. Димәк, шул ук дәүләт кызыксындыру чараларын да уйларга тиеш була, – ди ул. 

КФУның 2 курс студенты Илгизә Галиуллина да уңай ягын эшсезлек проблемасын хәл итүдә күрә. 
–  Укып бетергәч, эшкә алырлармы, кайда эшләрмен инде дип кайгырасы юк. Шулай да минемчә һәркем кайда һәм ничек эшләргә икәнен үзе хәл итәргә тиеш, – ди ул.

Дәвамы чыганакта: http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/dlt-sine-ukytty-khzer-mbri-eshl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X