erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары тормышында «бум»: кияү, бәби, сыер (»Интертат »)

«Интертат» чит илгә күченеп киткән блогерларга күзәтү ясый.

 

Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары тормышында «бум»: кияү, бәби, сыер

Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гыйнвар азагында Татарстан блогерлары бер төркем булып Дубайга күченеп киткән иде. Араларында машиналарын, фатирларын сатучылар, көнкүреш техникаларын һәм кием-салымнарын арзанга яки бушка өләшүчеләр дә булды. Аларны «бер казанда кайнаучы» дуслары булган малларын сатмаска, кире кайтырга туры килүе турында да кисәткән иде. Әмма сәфәргә җыенучыларга бу киңәшләр ошамады, алар барысын да «чиста бит»тән башларга булды.

Татарстан күченеп киткән 3 пар, 3 бала һәм 3 туташ  (Рушан – Илүсә, Наил – Альбина һәм аларның 2 балалары, Гөлназ туташ, аның энесе һәм әти-әнисе, Ләйсән, Лариса) барысы бергә бер өйдә яшәде. Андый зур «гаилә»дә хатын-кызлар күп булуга карамастан, аларга өй җыештыручы, йорт мәшәкатьләре буенча ярдәмче кирәк булды. Алар аның белән «ике куян койрыгын берьюлы тотмакчы» була, өй җыештыручыдан инглиз телен дә өйрәнергә чамалыйлар.

Элек блогерлар гаиләсе хатын-кызлары чиратлап ашарга пешереп маташты, әмма чиратка салынса да, дистәдән артык кешегә ашарга пешерү «эш түгел» диделәр бугай, пешекче алдылар. Пешекче 1 көн ялда булганда, инде рәхәткә ияләшүләре һәм пешерәсе килмәүләре турында хәбәр итте блогер Илүсә Фәләхова. Алар язылучыларын Сәет пешергән ризыкларны күрсәтеп кызыктырды. Әмма Сәет берара югалды, аларны яңа пешекче сыйлады.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дубайга әйдәүче блогерлар – ирле-хатынлы Рушан белән Илүсә – арзан бәядән турлар тәкъдим итү һәм килгән кунакларның күңелен күрү, алар өчен махсус программа әзерләү белән шөгыльләнә. 8 көнлек тур башта 50 мең сум торса, көнендә алып өлгерсәгез, 37 мең сум гына була. Блогерлар үзләре белән бергә күңелле яшәү һәм үз пешекчеләре әзерләгән сый тәкъдим итәләр. Юк-юкта килеп китүчеләр бар. Яңа гына бер туташ ял итеп китте, аннары социаль челтәрләрдә «Ананас» дип танылган блогер кыз белән аның егете килде. Аларны мөселманча киендереп, мәчеткә экскурсиягә дә алып бардылар. Гел кочаклашып-үбешеп торган парга биредә болай кыланырга ярамавы турында аңлаттылар. Бу «ярамый» алар өчен бик авыр булды инде.

Ирле-хатынлы Татарстан блогерлары Рушан белән Илүсәнең әти-әни булачагы турында язган идек. Хәзер Илүсәнең контенты күбрәк йөклелек чоры үзгәрешләре белән бәйле. Бу хакта ул үзе белүгә, бар дөньяга хәбәр итте. Блогер 9 ай шул хакта сөйләячәк, аның сәхифәсен күзәтеп баручыларга карыйсы, тыңлыйсы була. Тиздән алар 4 көнгә Татарстанга кайтырга һәм туганнары белән күрешергә җыена. Блогерлар бар һәм юк сәбәп табып, зурдан кубып бәйрәм ясарга ярата. Бу гади генә очрашу булырмы, әллә Казанның бер ресторанында шау-шулы мәҗлес үткәрүгә кайтып калырмы? Ул хакта әле хәбәр юк.

Шушы көннәрдә генә бу зур гаиләдә пешекче булып эшләгән Сәет табылды! Бу юлы ул әлеге йортка кияү буларак килде. Ул кәләше итеп Татарстаннан килгән төркемдәге Ләйсәнне сайлаган. Сәет белән Ләйсәнгә никахны Азнакай егете, блогер Илүсәнең ире Рушан укыды. «Ничек Ләйсән белән Сәет арасында бик тиз җитди мәхәббәт кабынды?» – дип кызыксынучыларга: «Үзебез дә аптырадык. Әгәр хисләр чын икән, нигә сузарга», – дип җавап биргән Илүсә. Халык хәзер Татарстаннан Дубайга күченгән Лариса туташ турында кайгыра. Блогерлар аңа кияү эзләүгә ныклап тотынган инде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/dubaiga-kucenep-kitkan-tatarstan-blogerlary-tormysynda-bum-kiyau-babi-syer-5859297

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X