Эчкән килеш руль артына утырган арчалы 4,5 елга «права»сыннан «колак какты»
Арча районы прокуратурасы 40 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
Әлеге ир-ат 2022 елда исерек килеш автомобиль йөрткәне өчен (РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе) җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул вакытта аңа, 2,5 елга транспорт чаралары йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, 240 сәгать мәҗбүри эшләү җәзасы билгеләнгән.
2024 елның 14 июлендә әлеге ир-ат исерек килеш яңадан руль артына утыра һәм юл-транспорт һәлакәтенә тап була. Документлар тутырган вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ир-атка алкоголь эчемлек куллану дәрәҗәсен билгеләү өчен тикшеренү тәкъдим итәләр, нәтиҗә ир-атның аек булмавын раслый. Бу юлы да суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 2нче бүлеге нигезендә гаепле дип тапты.
Ир-ат гаебен таный. Суд аңа шартлы рәвештә 2 ел сынау срогы белән 1 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм 4,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын билгели.
Суд карары үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев