erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егете ташлагач, Айгөл яңа туган баласын саткан

Әнисе килгәч, кызының күкрәгенә сөт төшкәнен абайлап ала. Ул оныгын кайтару өчен полициягә мөрәҗәгать итә.

Мәскәүдә 22 яшьлек хатын ялган документлар буенча бала таба һәм нарасыйны сатып җибәрә. Аның җинаяте турында үз анасы полициягә сөйли. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты язды.

Айгөл исемле кыз башкалага Кыргызстаннан күченеп килә. 2018 елда ул Акыл исемле егет белән таныша. Егет тә кыргыз була. Алар очрашып йөри, бераздан Айгөл балага уза. Моны белгәч, Акыл Айгөлне ташлый, үзе туган якларына кайтып китә.

Айгөл исә баланы тудыра һәм сата. Моны белгәч, аның анасы оныгын кайтармакчы була. Ләкин яңа ата-ана сабыйны үз туганнарына кайтарудан баш тарта. Шуннан соң Айгөлнең анасы полициягә мөрәҗәгать итә.

Бала тапкан вакытта Айгөлнең документлары да, регистрациясе дә булмый, ул хостелда яши. Кыз баласын төшерергә уйлый, бу турыда интернет-форумда яза. Шушы форумда аңа 35 яшьлек Гөлинә һәм 34 яшьлек Эрмек исемле ир белән хатын мөрәҗәгать итә. Алар да Кыргызстан килеп эшли, шактый гына баеган була. Яңа танышлары Айгөлгә баланы табарга киңәш итә. Алар бар чыгымнарны үз өсләренә ала, шуның өчен Айгөл яңа туган баласын шушы гаиләгә бирергә тиеш була. Кыз ризалаша. Айгөл Гөлинә документлары буенча бала табачак дип килешәләр.

18 августта Айгөлнең сулары китә, Гөлинә белән Эрмек аны хастаханәгә илтә. Айгөл Гөлинә документлары буенча бала тудыра, август азагында сабыйны «сатып алучыларга» бирә. Алар исә акчаны алдан түли башлый, майдан сентябрьгә кадәр арада Айгөлгә 150 мең сум акча бирәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айгөл үзе исә башкачарак сөйли. Ул бала тудырганнан соң, авырый башлаган. Баласын исә Гөлинә белән Эрмек гаиләсенә калдырып торган. Тик хастаханәдән чыккач, бу гаилә аңа баласын кайтарудан баш тарткан. Алар документлар буенча баланың ата-анасы булуын искә төшергән.

Шуннан соң Айгөл янына үз әнисе килә. Ул кызының күкрәгенә сөт төшкәнен күрә. Айгөл барысын да анасына сөйләп бирә. Анасы исә полициягә мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре Айгөлне, Гөлинәне, Эрмекны кулга ала. Аларга карата"кешеләр белән сату итү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Сабыйны балалар йортына тапшырганнар.

https://intertat.ru/news/incident/03-12-2019/egete-tashlagach-ayg-l-ya-a-tugan-balasyn-satkan-5697371

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X