Элвин Грей: "Хастаханәгә барган идем, шунда ук салдылар"
Радик Юльякшиннан БСТ каналы журналисты Рөстәм Зарафетдинов интервью алган. Җырчы үзенең сәламәтлеге, ишетү сәләте һәм башка кызык сорауларга җавап биргән.
- Мин хәзер элекке кебек ишетмим. Колаклар томаланган бит. Шулай булды. Әмма бераздан соң ул җибәрә. Бер сәгать узды – шулай ук. Хәзер мин югары тавышларны бөтенләй ишетмим. Хастаханәгә барган идем, шунда ук салдылар. Бу музыка язарга комачаулый, - дигән җырчы. - Күпләр сезне тавышыгыз юк дип саный. Шул исәптән мин дә вокал күрсәткечләрегез югары дип санамыйм, - дип туп-турысын бәреп әйтә журналист. Радик Юльякшин моны бик тыныч кабул итә. - Тулысынча килешәм. - Ничек инде? Җырчыны сайлаганда мин тавышны сайлыйм. - Күңел җырлый. Концерт бирү өчен тавыш кирәк дип санамыйм. Музыкаль мәктәптә уку мәҗбүри түгел. Мин классик җыр башкара алмыйм. Миңа кирәк тә түгел. Тулы интервьюны БСТның инстаграмыннан карарга була. ---
Идел
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27290
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев