Элвин Грей мәхәббәтен тапкан?
Яшь кызларның төн йокыларын качырган Радик Юльякшинның йөрәген яуларлык туташ табылган, бугай.
Инде берничә ай Элвин Грейның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә сары чәчле кыз белән төшкән фотолар, видеолар пәйда була.
Соңгы видеода, мисалга, Элвин һәм әлеге кыз язылучыларын Яңа ел белән тәбрик итә. Әмма серле туташ хакында мәгълүмат бирелми.
"Шәһри Казан" ачыклавынча, әлеге кызның исеме Инзилә Фәтхетдинова. Ул 2018 елда Ижау шәһәрендә "Татар кызы" бәйгесендә катнашкан һәм "Әкияти кыз" номинациясендә җиңү яулаган.
Фотолар социаль челтәрләрдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев