erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльвира Шакирова: “Иремә тәкъдимне үзем ясадым”

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариевада әрсезлек җитәрлек икән. Беркөнне “Шәһри Казан”ның танылган журналисты Эльвира Шакированың эш бүлмәсенә килеп керде дә: “Җырчылардан интервью алып кына йөрмә әле, үзең җырчының сорауларына җавап биреп кара”, – дип Эльвирага сораулар яудыра башлады.

– Эльвира, син кайсы як кызы? Кечкенә Эльвира нинди иде?

– Мин – Казан кызы. Әни – Мамадыш районы Югары Кыерлы, әти – Әлки районы Алпар авылыннан. Җәйге каникулларым шушы ике авылда узды.  Әтием – оста гармунчы, әнием тәмле ризыклар пешерергә ярата. Балачакта мин бик шук идем. Кайбер балаларның әниләре шуклыгым аркасында еш кына кисәтү дә ясый иде. Малай булып туасы калгандыр инде миңа (көлә).

– Шәһәрдә үссәң дә, татар телен камил беләсең...

– Бу хакта миңа бик еш әйтәләр. Хезмәттәшләрем дә шакката. Рус мәктәбендә татар сыйныфында укыдым. Татар телендә сөйләшүем белән бик горурланам. Моның өчен әти-әниемә һәм укытучыларыма мең рәхмәт!

– Авылга еш кайтасыңмы?

– Кызганыч, әти ягыннан дәү әти белән дәү әни мәрхүм. Шуңа күрә хәзер авылга сирәк кайтыла. Алар булмагач, бик авыр, сагындыралар. Кайвакыт төшкә керәләр. Әни ягыннан дәү әти мин туганчы ук китеп барган. Ә дәү әни, Аллаһка шөкер, исән-сау. Ул гаҗәеп кеше, көчле рухлы зур шәхес. Сугышны да кичергән, ковидны да җиңгән кеше ул. Мөмкинлегем булган саен, аның янына кайтырга тырышам. Авылда шулай ук әнинең кыз туганнары да яши.

– Балачагыңда нәрсә турында хыялландың? Ул хыяллар тормышка аштымы?

– Без 25 ел тулай торакта яшәдек. Тулай торак тормышы бер яктан күңелле: күршеләр белән аралашып, дуслар белән уйнап үстек. Икенче яктан, фатирда яшәүче кайбер сыйныфташларыма кызыга идем. Дөрес, энем тугач, безгә 18 квадрат метрлы бүлмәгә өстәп, 12 квадратлы бүлмә бирделәр. Ул энем белән икебезнеке булды. Шулай да әти-әниемне фатирлы итү теләге белән янып яшәдем. Соңлап булса да, бу хыялым тормышка ашты. Хәзер әниләрнең дүрт бүлмәле фатиры бар. Үзем дә социаль ипотекага фатир алдым, ләкин йорт төзү теләге белән без ул фатирны сатырга булдык.

– Эльвира, сине журналист булырга нәрсә этәрде? Язу сәләте кемнән күчкән?

–    Гаиләбездә язучылар юк дисәм дә, әни әтисе үлгәч, бер дәфтәр бәет язган. Аны укый башласаң, беренче битеннән үк елый башлыйсың. Ул бәеттә кыз баланың әтисенә мәхәббәте чагыла. Ә мин мәктәптә укыганда, күләмле сочинениелар язарга яраттым. Бразилия сериаллары “мода”да булганда, шуларга охшатып татарча сериал яздым. Дүрт калын дәфтәрлек булды ул. Укытучым да язу сәләтемне белгәч, журналистикага керергә киңәш итте. Тик мин башка юлдан киттем. Әнием мине погоннар белән күрергә теләде. Аның теләген тормышка ашырмыйча булмый бит инде. Юрфакка укырга кердем. Ике ел укыдым да, кирәкме соң бу миңа, дип үземә сорау бирдем. Уйладым да, журналистика факультетына кереп, читтән торып укый башладым.

–    Читтән торып укыгач, эшкә урнашкансыңдыр?

–    “Интертат” газетасына эшкә урнаштым. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Туфановна җитәкчем булды. Ул мине мәкаләләр язарга өйрәтте, аңа рәхмәтем чиксез. Көн саен киосктан бер кочак татар газеталары алып килеп, истә калган мәкаләнең эчтәлеген сөйли идем. Шул рәвешле, телне шомарттым. Биредә 11 ел эшләдем. Үсүдән туктавымны аңлагач, башка эш турында уйлана башладым. “Пиар” дигән өлкәнең чәчәк аткан чагы. Шул өлкәне яхшылап өйрәнү максаты белән ТНВ каналының пиар бүлегенә урнаштым. Аннан соң “Болгар радиосы”на күчтем. Ике еллап анда эшләдем.

–    Ә бүгенге көндә?

–    Бүгенге көндә мин “Шәһри Казан” редакциясендә эшлим. Параллель рәвештә “Мәйдан” каналында сценарийлар язам. Алып баручы ролендә дә үземне сыныйм.

–    Үзеңне телевизорда карыйсыңмы?

–    Карыйм. Тик үземә сокланып карап утыру өчен түгел, ә хаталарымны күрү һәм алар өстендә эшләү өчен. Ә хаталар бик күп. Бу һөнәрне үзләштерә башладым гына бит әле.

–    Сиңа үзең теләгән ир насыйп булды дип уйлыйсыңмы?

–    Мине Ходай зурлады. Чынлап та, акыллы, сабыр, эшчән, алтын куллы кешегә тап булдым. Алмаз – агач остасы. Безнең танышу тарихы кызык. 2008 ел иде ул. Безгә кунакка иптәш кызым килде. Энем кечкенә иде әле. Әниләр Магнитогорскига туганнарга китте. Мин ашарга пешергәндә, иптәш кызым телефоннан кем беләндер очрашу турында сөйләште. Безнең адресны аңлата алмагач, телефонны миңа, ә телефоннан сөйләшүче егет трубканы рульдә барган егеткә, ягъни Алмазга бирде. Алмазга юлны аңлатып бетергәнче, котлетым көеп бетте. Кыскасы, безнең тарих көйгән котлеттан башланды. Алмаз телефоным номерымны сорагач, бирергә теләмәдем. Ул миннән яшьрәк кебек тоелды. Йөргән кызы да бардыр дип уйладым. Бик нык сорагач, бирдем. Шулай танышып, очрашып киттек.

–    Озак очраштыгызмы?

–    Ике ел. Әмма миңа Алмазны белү өчен бер ел җиткән иде инде. Мин аңа кияүгә чыгарга әзер идем. Ләкин ул сузды... Һәм мин аны аңлыйм да, чөнки безнең яшәргә урын юк иде. Болай булмый дидем дә, үзем тәкъдим ясадым. Беренче соравы: “Ә кайда яшибез?” Әлегә бездә, дидем. Улыбызга биш ай тулганчы, тулай торакта яшәдек.

–    Гаиләгездә кем баш, кем күбрәк юл куя?

–    Күпләр безнең гаиләдә мин баш дип уйлый. Әгәр хатын-кызның холкы иренекенә караганда эмоциональрәк икән, бу әле гаиләдә хатын-кыз баш дигән сүз түгел. Гаиләдә, бигрәк тә татар гаиләсендә, ир кеше баш булырга тиеш. Бездә дә, әти-әниемдә дә шулай. Бөтен карарны, уртага салып киңәшләшкәннән соң, Алмаз кабул итә. Юлны да күбрәк ул куя. Беребез – су, икенчебез – ут. Юкка кавышмаганбыздыр...

–    Син көнчеме?

–    Әйе. Ләкин көнләшүнең кирәге чыкканы юк, чөнки бер-беребезгә ышаныч көчле.

–    Һәркемнең тормышында сынаулар була. Синдә дә булдымы алар?

–    Аллаһы Тәгалә һәр адәм баласына сынау бирәдер ул. Бу дөньяда иң зур сынау – ул югалту. Дәү әти белән дәү әнине, яшьтәшләремне җирләргә туры килде. Иң яраткан икетуган абыемның 21 яшендә кинәт гомере өзелүе әле дә йөрәгемне әрнетә. Аны искә алган саен елыйм. Тагын бер сынау 2005 елда булды. Яңа ел алды көннәре иде ул. Иртән имтиханга җыенганда, кинәт аңымны югалтып егылдым. Башым белән ваннаның плитәле идәненә бәрелгәнмен. Нәтиҗәдә баш миемә зыян килде. Көч-хәл белән торып, диванга барып утырдым. Аннан соң башланды... Хәл беткәннән бетә барды. Ике-өч көн эчендә ята торган авыруга әйләндем дә куйдым. Әти белән әни мине төрле табибларга йөртте. Өч ай буе чирләдем, төрле хастаханәләрдә яттым. Ләкин бөтен анализларым да яхшы иде, хәлсезлегемнең сәбәбен беркем дә әйтә алмады.

–    Ничек аякка бастың?

–    Әти мине Әлки районындагы бер кызга алып барды. Ул кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнә икән. Беренче барудан ук урамга үз аягым белән чыктым да, иркен сулап куйдым. Берничә тапкыр барганнан соң, үз хәлемә кайттым. Миндә бозым булган икән. Кем ясаганын белсә дә, үземә әйтмәде. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк. Үз башымнан кичермәсәм, мин дә ышанмас идем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–    Эльвира, син журналистикада – 15 ел. Шушы еллар дәверендә кемнән генә интервью алмадың. Артистлар 100% ачыламы һәм ачылырга тиешме?

–    Артистларның да төрлесе була. Кемдер шундый итеп ачыла ки, кайбер сүзләрен хәтта төшереп калдырырга туры килә. Ә кайбер артистлар, киресенчә, ачылмый. Күбесе белән инде тәмам дуслашып беттек, кемнең ничек яшәвен тәгаен беләм. Юк, артист 100% ачылырга тиеш түгел. Әгәр ачылып бетсә, аның кызыгы калмаячак. Киләсе интервьюга сөйләшерлек серләр калырга тиеш (көлә).

–    Кемнән беренче тапкыр интервью алдың?

–    “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевадан. Аның иң популяр чагы, тавышын бик яратып тыңлый идем. Безнең әңгәмә әллә ни җитди булмады, ләкин бик кадерле хезмәт булып истә калды.

–    Нинди гамәлне гомереңдә дә эшләгәнең юк?

–    Чит илгә барганым юк. Самолетта очарга куркам. Дөрес, Кырымга очкан бар...

–    Машина йөртергә курыкмыйсыңмы?

–    Юк, әлбәттә. Мин рульдән башка яши алмыйм. Рульгә утырганыма 10 ел була. Тизлекне яратам.

–    Нәрсәне гафу итә алмас идең?

–    Гафу итә алмаслык нәрсә юктыр ул...

–    Хыянәтне дә кичерер идеңме?

–    Әйе. Тик бу сүзләрне Алмаз укырга тиеш түгел. Минемчә, бу тормышта беркем дә фәрештә түгел, һәркем ялгышырга мөмкин. Аны бу адымга нәрсә этәргәнен белмибез бит. Кешене бер тапкыр булса да, кичерә белергә кирәк.

–    Әгәр алтын балык тотсаң, нинди 3 теләк теләр идең?

–    Беренчедән, үлгән кешеләрне кире кайтарыр идем. Икенчедән, кешеләрне мәңге яшәтер идем. Өченче теләгем балаларның бәхетле киләчәге белән бәйле булыр иде.

–    Кыз алып кайтырга теләмисеңме? Кызың булса, кем дип кушар идең?

–    Юк, Айгөл, хәзер инде андый теләк юк. Беренчесе – малай, икенчесе кыз булыр дип көткән идем үзе. Кыз булса, Амелия дигән исем дә сайлап куйган идем. Ләкин икенчесе дә малай булды. Эмиль белән Диас исемле улларабыз булуына сөенеп туя алмыйм. Бергә уйнап үсәләр.  

–    Әгәр күренми торган кеше булсаң, кая барыр идең?

–    Кызык сорау. Җитәкчеләр утырган җиргә кереп, нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлар идем.

–    Кемнән интервью алырга теләр идең?

–    Президенттан алыр идем. Аннан алган юк әле.

–    Тормышыңда иң истә калган бүләк?

–    1999 елда йөрәгемә операция булды. Шул вакытта әни: “Син операция ясатырга ризамы?” – дип сорады. Юк, дидем. “Теләсә нәрсә сора, алып бирәм, ризалаш кына”, – диде әни. Мин зур йомшак уенчык сорадым. Операциягә алып кергәндә, икебез дә еладык... Аллаһка шөкер, уңышлы узды. Операциядән соң өйгә кайтышлый ук әни базардан зур йомшак юлбарыс сатып алды. Ул 600 сум тора иде. Юлбарыс әле дә “исән”.

–    Бүгенге Эльвира кечкенә Эльвирага нәрсә әйтер иде?

–    “Бернидән дә курыкма, кыю бул”, – дияр идем.

–    Тормыш девизың?

–    Аяк чалучылар күп булыр. Ләкин бирешмә, торып бас та, алга чап!

Айгөл Бариева

Чыганакhttp://http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/elvira-shakirova-irem-tkdimne-zem-yasadym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X