erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эш бирүче исәбеннән медицина тикшерүе: депутатның яңа аңлатмалары

Эш бирүче хезмәткәрдән мәҗбүри медицина тикшерүе өчен түләүне таләп итәргә яисә аны законда каралмаган очракларда тикшерүгә җибәрергә хокуклы түгел. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр итте.

Депутат сүзләренчә, әгәр яллаучы мәҗбүри медицина тикшерүе өчен түләүдән хокуксыз баш тартса яки аны законлы нигезләрсез узуны таләп итсә, хезмәткәр үз хокукларын яклау өчен Дәүләт Хезмәт инспекциясенә – Рострудның территориаль органына мөрәҗәгать итә ала.

Стенякина медицина тикшерүләренең аерым категория хезмәткәрләр өчен генә мәҗбүри булуын билгеләп үтте. Законнар берничә төрне күздә тота: алдан (эшкә кабул иткәндә), периодик (хезмәт эшчәнлеге барышында), чираттан тыш (медицина күрсәткечләре буенча) һәм көндәлек (һәр смена алдыннан).

Тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев