erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерларны тагын нинди үзгәрешләр көтә?

2022 елда эшләүче пенсионерлар салым тотып калынган акчаны тизрәк ала һәм больничный битләрен тизрәк рәсмиләштерә алачак

Яңалыклар Россия Пенсия фондына кертемнәрне түләү өчен базаның чик күләмен арттыруга, социаль һәм дәүләт пенсияләрен индексацияләү һәм минималь хезмәт хакының яңа күләмен индексацияләүгә кагыла, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский.

«Бер яңалык минималь хезмәт хакын 13890 сум күләмендә урнаштыру белән бәйле. Әгәр ул минималь хезмәт хакына җитмәсә, ул автомат рәвештә артачак», — дип белдерде Гиринский.

Инфляция буенча индексация барлык кешеләргә дә кагылмаса да, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы аерым норматив актлар нигезендә арта торган дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре өчен искәрмә булырга мөмкин.

Моннан тыш, агымдагы елда эшләүче пенсионерлар салым тотып калынган акчаны тизрәк ала һәм больничный битләрен тизрәк рәсмиләштерә алачак, дип өстәде эксперт.

Чыганак: Татар-информ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/eshlche-pensionerlarny-tagyn-nindi-zgreshlr-kt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев