erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләргә субсидия бирелә

1 млрд сумнан артык акча шәхси һәм дәүләт сәнәгать парклары мәйданчыклары инфрастуктурасын төзүгә юнәлдереләчәк.

Бүген республикада, үзмәшгульләрне һәм шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп, кече һәр урта эшмәкәрлек белән 570 309 кеше шөгыльләнә. 2024 елда әлеге санны 678 меңгә җиткерү бурычы тора.

Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итү илкүләм проектына багышланган брифингта шундый саннар китерде.

К ече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү илкүләм проекты кысаларында республикада биш төрле төбәк проекты булдырылган. Аларны гамәлгә ашыру өчен 2019 елда 2,635 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
– 1 млрд сумнан артык акча шәхси һәм дәүләт сәнәгать парклары мәйданчыклары инфрастуктурасын төзүгә юнәлдереләчәк, – диде министр.
«Минем бизнес» үзәге кече һәм урта эшмәкәрләргә 13,5 мең хезмәт күрсәткән.

Татарстанда фермерларга һәм авыл кооперациясен үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа «Агростартап» проекты эшли. Аның нигезендә бер крестьян-фермер хуҗалыгы 4 млн сумга кадәр акча ала. Кооперативларга субсидия 10ар млн сумга кадәр бирелә.

Эшмәкәрлекне популярлаштыру максатыннан белем бирү программалары каралган. «Эшмәкәрлек фабрикасы» уңышлы эшләп килә. Үзмәшгульләр (фрилансерлар) өчен «Бизнес класс» программасы кысаларында махсус курслар оештырыла.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров журналистларга Икътисад ми­нистрлыгының кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең яңа программасын эшләтеп җибәрүе, аның нигезендә кредитлар буенча процент түләүгә субсидияләр бирелү турында хәбәр итте.

– Ярдәм алучыларны өч төрле критерийга бүлеп карадык. Сәнәгать парклары идарәче компанияләре иң күбе – 10 млн сумга, эшкәртү производствосы, авыл, урман хуҗалыгы, балыкчылык белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук экспортка йөз тоткан эшмәкәрләр – 5 млн сумга, башка эшмәкәрләр 3 млн сумга кадәр субсидия ала, – дип сөйләде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Субсидия ярдәменә дәгъ­ва кылучылар гаризаны 15 ноябрьгә кадәр Икътисад министрлыгына тапшырыр­га тиеш.
Матбугат очрашуында сүз үзмәшгульләр турында да барды. Быелның 18 октябренә булган мәгълүматларга карганда, Татарстанда 37 316 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Алар тугыз айда 50 млн сумнан артык салым түләгән.

– Үзмәшгульләрнең 83 проценты элек үзләрен берничек тә теркәмәгән һәм салым түләмәгән булган. Шуны да әйтергә кирәк: 4 мең үзмәшгуль – күрше төбәкләрдә яшәп, эшчәнлеген Татарстанда алып баручылар, – диде Фәрит Габделганиев.

Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин ачыклык керткәнчә, үзмәшгуль булып күбесенчә транспортта пассажир ташучылар, матурлык индустриясендә эшләүчеләр, өйдә ризык пешерүчеләр һәм интернет аша төрле хезмәтләр күрсәтүчеләр теркәлгән. Аның сүзләренчә, республикада 300 меңләп кеше «күләгә»дә эшли.

– Ел башында аена үзмәшгуль булып 1 мең кеше теркәлсә, соңгы вакытта бу статусны айга алтышар мең кеше ала, – диде ул. 

"Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196022/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X