Фәнни хезмәткәр Дилә Сәйфетдинова: «Арыш икмәге табыннан төшмәсен иде. Анда витаминнар да, аксым да күбрәк»
Арпаны арыштан ничек аерырга? Арча кызы Дилә Сәйфетдинова бу культураларны Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтына килгәч кенә аерырга өйрәнә. Бүген инде ул – тәҗрибәле фәнни хезмәткәр. Аның белән фән дөньясына ничек килеп керүе, яшь галимнәргә мөнәсәбәт турында сөйләштек.
Дилә – Арча районының Көче Төрнәле кызы. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Юк, анда мал табибына түгел, сөт һәм май ризыкларының сыйфатын тикшерү өлкәсе буенча укый. Кулына диплом алгач, Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренүләр институтының аналитик лабораториясенә эшкә керә.
– Ни бодай, ни арыш, ни арпаны аера белми идем әле ул вакытта. Авыл кызы булсам да, әти-әни колхоз, җир эшеннән читтәрәк йөртте. Лабораториягә эшкә урнашып, ашлыкның сыйфатын тикшерә башладым. Бу эшне яратып башкардым. Ашлыкның гомуми сыйфаты формалашуы минем өчен зур кызыксыну уятты. Шул вакыттан бирле мин профессор, биология фәннәре докторы Пономарева Мира Леонидовна кул астында фәнни хезмәт белән шөгыльләнә башладым.
Бүген ул – көзге арыш һәм тритикале селекциясе лабораториясендә яңа сортларны булдыру буенча белгеч. Шул ук вакытта аспирантурада белем ала. Анда арыш һәм бодай буенча фәнни хезмәт яза.
Дәвамы чыганакта: https://vatantat.ru/2023/02/104425/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев