erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаррахов: Хөкүмәткә чын профессионаллар командасы килде, һәрберсе белән диярлек шәхсән таныш

“Галстуксыз интервью” программасында Дәүләт Думасы депутаты федераль министрларны билгеләү белән бәйле рәвештә үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Хөкүмәткә чын профессионаллар һәм әзерлекле кешеләр килде. Бу турыда “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” тапшыруы кунагы, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белдерде. 

“Вакыт күрсәтер, тик чын профессионаллар килде. Шул исәптән Татарстаннан да. Марат Шакирҗанович (Хөснуллин – Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары – редакция искәрмәсе), Хөкүмәт Аппартында безнең коллегабыз (Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты Рәисе урынбасары итеп Казанда туып үскән Эльмир Таһиров билгеләнде – редакция искәрмәсе) – бик әзерлекле кешеләр. Барлык Хөкүмәт әгъзалары белән диярлек шәхсән таныш. Бу чын профессионаллар, әзерлекле кешеләр. Алар үз өсләренә җаваплылык алып, үзгәрешләрдән алда барырга сәләтле”, – диде Айрат Фәррахов.

Депутат Хөкүмәттәге үзгәрешләрнең үзе өчен көтелмәгән яңалык булуын билгеләп үтте. Фәррахов фикеренчә, элеккеге состав инерция буенча эшләгән.

Айрат Фәррахов белән интервьюны sntat.ru сайтында укырга, “Татар-информ” информацион агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин булачак. “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью”  тапшыруының телевизитон вариантын шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта, якшәмбе 13 сәгать 30 минутта карарга мөмкин булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X