Фәрит Мөхәммәтшин: “Миңа хатын белән “повезло”
Фәрит Мөхәммәтшин 22 май көнне 75 яшьлек туган көнен билгеләп уза. Юбилее уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы рәисенең төрле елларда журналистлар белән очрашу, телеинтервьюлар вакытында биргән фикерләрен тупладык. ("Шәһри Казан", Лилия Локманова)
Оныкка исемне ник Шәймиев кушкан?
– Минем 5 оныгым бар. Аларның берсе югары белем алды. Икенчесе Мәскәүдә медицина университетында, өченче курста укый. Гаиләдә барысы да табиб. Төпчеге табиблыкка барасы килми. Халисә аның исеме. Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде бу исемне.
Камил Шамилович белән концертлар залында зур җыелыш бара. Ә бу көнне кызымның кызына исем кушалар. Мулланы чакырганнар. Безнең җыелыш озакка китте. Луиза, хатыным, шалтырата: “Кайт инде, кая син? Мулла тиздән китә бит инде...”
Өйгә кайттым, ә балага исем куша алмыйлар. Кызым – Лилия, аның олы кызы Алинә. Кечкенәгә Алиса кушасылары иде. Мулла: “Алиса – немец кызымы әллә, татар исеме юкмы? Кушмыйм бу исемне”, – ди.
Без бәхәсләшкән арада миңа Шәймиев шалтырата.
“Фәрит, ни хәлләрегез?” Мин әйтәм, бездә – проблема. Исем куша алмыйбыз. “Әй, кара әле. Минем бер туганым бар иде. Халисә исемле”, – ди. Патша заманыннан калган исем бит, мин әйтәм. “Халисә дип кушыгыз, бәхетле бала булыр”, – диде Минтимер Шәрипович. Шулай куштык та.
Мин ничек өйрәндем
– Әлмәттә яшәп, рус мәктәбен тәмамлап, татар телен бер сәгать тә укымадым. Ләкин Югары Совет рәисе итеп сайлангач, татар телен өйрәнергә мәҗбүр булдым. Утырышны башлап җибәргәндә, татар телле депутатлар чараны татар телендә алып барыйк, дип тавышка куя. Ә мин татарча сөйләшә белмим. Дәлилләргә, бәхәскә керергә кирәк, ул Мөлековлар, Фәүзия Бәйрәмова кебекләр татар телен су кебек эчә бит. Шул чакта туган телнең кирәклеген аңлап, өйрәнә башладым. Миңа Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев ярдәм итте. Аларның китапларын, мәкаләләрен алып кайтып, кычкырып укыйм, үзем бер сүзен дә аңламыйм. Аннары аларга шалтыратам да, бу сүз нәрсәне, тегесе нәрсәне аңлата, дип сорыйм. Теләсәң, була икән. Көндәлек тормышта, өйдә сөйләшмәсәң, татар телен көненә 10 сәгать өйрәнсәң дә, нәтиҗәгә ирешүең икеле.
Ул – гаилә учагын саклаучы
– Хатынымның ролен бәяләве кыен. Аңа сабырлык күбрәк, иренә терәк булу, аны аңлау кирәк. Миңа бик “повезло”. Балалар үстердек, оныклар тәрбиялибез. Ул – гаилә учагын саклаучы. Тормыш иптәшем ул магнит кебек үзенә тартып тора. Шимбә саен оныклар белән балалар килә, мунча ягыла. Кая гына барса да, бүләксез, сувенирсыз кайтмый. Минемчә, һәр гаиләдә хатын-кыз зур роль уйныйдыр. Тәмле пешергәне өчен генә түгел. Ул – теләсә кемнең уңышын булдырган нигез. Хатын-кыз булган өйдә чисталык хөкем сөрә, өс-башың энәдән-җептән каралган, тылың көчле, өйдә хатының көтә.
Әйе, дачада бакчабыз бар. Анда безнең климатка яраклы һәр нәрсәне үстерәбез. Алмагач, чия турында әйтмим дә, ул һәр кешедә дә бар. Үз кулларыбыз белән бәрәңге утыртабыз, кортын җыябыз, төбен өябез. Помидор, кыярыбыз бик тә уңа. Өч түтәл бакча җиләге бар, ул аерым тәрбия сорый. Хатыным аны чын күңелдән карый, ә мин аңа ярдәм итәм.
Балыкчы Фәрит Мөхәммәтшин
– Үз гомеремдә иң зур балыкны Әстерханда тоттым. 20 минут буе чыгардым судан. Бу 8 килодан артыклы җәен балыгы иде. Аның фотосурәте әле дә архивымда саклана. Бу – минем иң зур балыгым. Иделдә, Матюшино тирәсендә 5-7 еллап элек 5,5 килолы чуртан тоттым. Бу да бик зур көрәш иде. Хәтеремдә, бу вакытта Минтимер Шәймиев пристаньга чыкты да: “Ну син, чын балыкчы”, – дип әйтеп куйды. Минем янымда оныгым Алинә. Балык беренче сыйныфта укучы оныгым белән бер буйда иде. Билгеле, бу бик зур канәгатьлек, балыкчы шатлыгы. Әмма балыкка барган саен алай булмый.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sәyasәt/frit-mkhmmtshin-mia-khatyn-beln-povezlo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев