Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Гәрәев: «Гаиләдә бердәнбер бала булгач, әти-әни авылда калуымны теләде»
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, “Манзара” тапшыруы алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев белән балачагы, гаиләсе турында сөйләштек (Шәһри Казан, Илгизә Галиуллина)
– Сез гаиләдә ничә бала?
– Берәү, әмма бишкә торган (көлә). Тиктормас, шук, тәртипсез һәм шул ук вакытта спортта да, укуда да алдынгы идем.
– Бу шуклык ничек чагылды?
– Бөтенләй тәртипсезләнеп утырмадык, әлбәттә, әйткән сүзне тыңладык. Әмма әни укытучы булса да, мин дә дәресләрдә укытучылардан әзрәк шаярта идем. Мәсәлән, тарих фәнен директор укытты. Эш биреп калдырып чыгып киткән чаклары булды. Без озынрак язганнарга “5”ле эләккәнен өнәп алдык та, озын итеп язган текстыбызның урта бер җиренә: “Бу эшем өчен, зинһар, “5”ле куегыз әле. Мин моны тырышып яздым”, – дип язып куя идек. Шул язуга игътибар иткәнме, әллә бөтенләй күрмәгәнме, белмим. ОБЖ укытучыбыз хәрбиләр кебек атлап йөри иде, ул үткәч, без дә шулай йөреп китә идек. Менә шундый шуклыклар булды, әмма без артыгын кыланмадык.
– Өйгә кайткач, шуклыклар өчен әнидән эләкмәдеме соң?
– Юк, бер сүз дә әйтмәде. Мәктәптә булган хәл өйгә кайтмады. Киреләнгән чакларда: “Бигрәк горур, сүз тыңламыйсың. Иелгән башны кылыч кисми”, – дип кенә әйтә иде. Әни линейкада улын сүккәннәре өчен күзен яшереп елады да, мактаганнары өчен сөенде дә.
– Әтиегез кем булып эшләде? Авылда калырга уйламадыгызмы?
– Мәҗлесләрләрдә үзем белән таныштырганда гел: “Мәктәптә укыганда шуклык кылсам, көтүче Әлфир малае дип сүгәләр иде. Ә хәзер инде 119 еллык тарихы булган Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшләгәч, “ТНВ” каналында тапшыру алып баргач, Татарстанның атказанган артисты исемен алгач, авылга кайткач: “Көтүче Әлфир малае дип түгел, укытучы Резидә малае” дип каршылыйлар”, – дип шаяртам. Дөрес, гаиләдә бердәнбер бала булгач, әти-әни авылда калуымны теләде. Әни минем укытучы булуымны теләгән иде. Әмма мин бөтенләй башка юнәлешне сайладым. Мәктәптә укыганда әтигә үгезләр карарга ярдәм иттем. Асларын тазартып, ашарларына сала идем. Бервакыт шул үгезләр мине сөзеп, типкәләп, сазга батырып бетерделәр. Әле дә истә, 9 нчы сыйныфта укый идем. “Укып кына бетерим, авылда калмыйм, Казанга китәм”, – дип елый-елый өйгә кайтканым хәтеремдә. Менә шул сүзләр Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең.
– Туган нигездән аерылу кыен булмадымы соң?
– Алай авырлыгын сизмәдем. Мәктәпкә 5 яшьтә үк укырга кергәч, башкалар кебек мәктәпне 17-18 яшьтә түгел, ә 16да тәмамладым. Ә менә һөнәр сайлавым бераз үзенчәлекле булды. Мәктәптә химия, биологияне яратып укыгач, Казан химия-технология институтына керергә исәп бар иде. БДИлар юк заман, укуга керү кесә калынлыгы белән хәл ителгән вакытлар. Ә без сыердан сауган сөт, ит бәрабәренә яшәдек, әти-әнинең хезмәт хаклары бик дан түгел иде. Безгә “матур” гына сан әйткәч, башка юллар эзли башладык. “Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына махсус курс җыела”, – дигән игъланны ишеттек тә, Камал театрына очрашуга килдек. Укырга теләүчеләр күп иде, театрның кече залы тулы диярлек. Имтиханнарга 150ләп кенә кеше үтте. Ә инде укырга керүчеләр бөтенләй 25 кенә иде. Ә хәзер татар телендә актерлык курсына студентларга җыеп булмый. Шунысы аянычлы.
– Тормышны игълан хәл итте, димәк?
– Монда инде үгезләргә дә рәхмәт әйтергә кирәктер. Алар сөзмәгән булса, Казанга китү турында уйланмас идем әле. Кесә калынлыгына караган абзый очраганга да, әлбәттә, игъланга да инде. Камал театрына махсус курс туплау да мин укырга кергән елга туры килде.
– Театрда 21нче сезоныгыз, ялгышмасам. Сез бәхетле актермы?
– Дөрес, без беренче курстан Камал театры сәхнәсендә уйнадык. Әле дә хәтерлим мәрхүм Ринат абый Тәҗетдинов ат карагы ролендә иде. Мин аның арбасының тәгәрмәчен уйнадым...
Дәвамы: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев