erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кырау вакытында иминлек чаралары турында искәртте

Татарстан синоптиклары кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан итте. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе үсемлекләргә зыян килү һәм аларның һәлак булу куркынычы артуы хакында искәртә.

Ведомство хезмәткәрләре аларны саклау буенча тиешле чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау - аларны кыраудан саклауда иң нәтиҗәле ысул. Шул ук вакытта, үсемлекләрне каплый торган материал җылылыкны аз үткәрә торган булырга тиеш.

Моннан тыш, үсемлекләрне төтен чыгару ярдәмендә кыраудан сакларга мөмкин, моның өчен төтен шашкасы яки төтен өеме кулланырга була. Төтен шашкасы янган вакытта чәчәк атучы агачка зыян китерми һәм бик күп төтен чыгара торган матдәдән гыйбарәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төтен өемен әзерләү өчен юеш салам, чүп үләннәре, чүп-чар кулланыла. Боларның барысы да акрын гына янып (пыскып) ятачак һәм бик күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы ягына дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда, бакчаны кыраудан ут түгел, ә төтен саклый, ул җиргә суынырга ирек бирми.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев