erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Глаголица» бәйгесе татарча язучы авторлар эзли

«Глаголица» халыкара әдәби премиясенә татар телендәге әсәрләр азрак килә башлаган. Баштарак проза, поэзия, әдәби тәрҗемә номинацияләренә җибәрелгән татар телле эшләр 200ләп булса, былтыр нибары 130 гариза алынган.

Татарчадан русчага һәм русчадан татарчага әдәби тәрҗемә номинациясеннән, гомумән, баш тартырга туры килгән. Чөнки эшләр саны җитәрлек санда түгел. Бәйге оештыручыларын һәм жюри әгъзаларын бу зур борчуга салган. 

«Глаголица» бәйгесе быел юбилейлы 10нчы тапкыр уздырыла. Икетелле балалар бәйгесендә 10 яшьтән алып 17гә кадәрге яшь авторлар катнаша ала. Бүген ул дөньякүләм масштаб алган. Барлыгы дистә ел эчендә 8,5 меңнән артык катнашучы исәпләнә. Премияне оештырган «Счастливые истории» хәйрия фондының директоры  Гөлшат Вәлиева сүзләренчә, бу конкурс төбәк дәрәҗәсеннән халыкара дәрәҗәгә күтәрелә. Хәзерге вакытта эшләр Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 30га якын илдән кабул ителә.

- Әгәр дә без телебезне популярлаштыру мәсьәләсенә игътибар итәбез икән, бу эштә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә телибез икән, әдәби бәйгеләрнең, беренчедән - күп булуын, икенчедән – сыйфат ягыннан бик югары булуын таләп итәргә тиешбез. Бәйгеләрне район күләмендә дә, республика күләмендә дә, Россия күләмендә дә үткәрергә була. Әмма аның сыйфаты, балаларның кызыксынуы булмаса, бу бәйге дәвамлы булмаячак. «Глаголица» премиясенең статусы да, тарихы да бар – ул үрнәк бәйге буларак карала, - ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков.

Министрлык бәйгедә катнашучы татар балалары санын арттыру, бу премия турында мәгълүматны таратуны игътибарга алачагын әйтте Илгиз Халиков.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Премиянең жюри әгъзалары язучы Галимҗан Гыйльманов һәм шагыйрь Рифат Сәлах сүзләренчә, конкурска кабул ителгән эшләр сыйфаты яхшыра. Укытучылар яки ата-аналар кулы сизелгән эшләр саны да кими бара. Чөнки хәзер катнашучылар үзләренең финалга чыккан очракта язу осталыгын дәлилләргә туры киләчәген аңлый. Финалга узган 130 иң яхшы автор Казанга чакырлып, әдәби сменада катнашачак. Алар Россиянең танылган язучылары, тәрҗемәчеләре белән таныша алачак, язу осталыгы, актерлык осталыгы, журналистика һәм блогерлык буенча мастер-классларда катнашачак, төрле биремнәрне үтиячәк. 

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр – планшетлар, китаплар җыелмасы һ.б. Конкурска эшләр 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә. 

Гүзәл Насыйбуллина

Чыганак (фото): Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев