Җырчы: "Бүген иң бәхетле көнем", дип язган.
Җырчы Гөлсирин Абдуллина сөенече белән уртаклашты. Азат Абитов белән Гөлсириннең кызы булачагы хакында хәбәр иткән идек инде. Җырчы бүген, 27 февраль көнне 9.55 тә әни булган.
"Якты дөньяга тууың белән, балам! Бүген иң бәхетле көнем",- дип язган Гөлсирин социаль челтәрдә.
Сау-сәламәт, иманлы бала булып үс, сабый!
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/glsirin-abdullina-seneche-beln-urtaklashty
Фотолар Инстграмнан алынды
Нет комментариев