erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Гөбәдия туристлар өчен Россия төбәкләрендәге гадәти булмаган ризыклар исемлегенә керде

«Туту» сәяхәтләр сервисы экспертлары Россиянең төрле төбәкләрендә туристлар ашап карый ала торган гадәти булмаган ризыклар исемлеген төзегән.

Искә алынганнар арасында гөбәдия дә бар, аннан Татарстан кунаклары авыз итә ала.

«Чәк-чәк, эчпочмак, пәрәмәч – татар милли ашларының бу ризыклары, һичшиксез, сезгә яхшы таныш. Гөбәдиядән авыз итәргә вакыт – туйларда чыгарылган пирог», – диелә җыентыкта.

Авторлар аның гадәти булмаган ингредиентлардан торуын билгеләп үтә: камыр, дөге, йомырка, йөзем, корт.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/gobadiya-turistlar-ocen-rossiya-tobaklarendage-gadati-bulmagan-rizyklar-isemlegena-kerde-5870613

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев