Гөлнара Тимерҗанова: «Ир куенына сыенып, иркәләнеп яши алмадым» (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина )
Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова берара югалып торса да, бүгенге көндә үсештә. Шушы арада 3 яңа җырына клип төшерергә җыенып йөри икән. Шулай ук быел зур гастрольләр турын башларга, күрше Башкортстан якларындагы тамашачы белән элемтәне ныгытырга исәпләп тора.
- Аллаһы боерса, көз айларыннан гастрольләргә чыгарга әзерләнәм. Концертларны Башкортстан якларыннан башларбыз дип торам. Аннан Чаллы, Алабуга, Әлмәт кебек Татарстанның зур шәһәрләрен дә «алу» планлаштырыла.
Төрле концертларда чыгышлар ясыйм, паузалар алгаласам да, иҗаттан тулысынча тукталып торганым юк. Соңгы вакытта тамашачыга үземне автор-башкаручы буларак та тәкъдим итә башладым. Элек тә җырлар яза идем мин, тик бу турыда халыкка сөйләгәнем булмады – чит кеше исеме белән язып килдем. Җырларымның халыкка ошаганын белгәч, яшерми башладым. Курыкмыйча, үзем язган җыр дип, чыгып башкарам, – ди җырчы.
«Радиолар юбилей концертларына безне чакыруны кирәк санамый»
Гөлнара Тимерҗанова башкалар кебек социаль челтәрләр аша популярлык артыннан кумый. Аның сүзләренчә, яңа җырларны танытуның башка нәтиҗәле юллары да күп.
Менә кайбер артистларның 500әр мең язылучысы бар. Шул хәтле подписчигы булган аккаунтта караулар да ким дигәндә 250 мең булырга тиеш. Андый саннар күренми бит, димәк, язылучыларының барысы да чын кешеләр түгел.
Гомумән, социаль челтәрләргә вакытын кая куярга белмәгән кеше генә керә, дип саныйм мин. Популярлашу, танылуның хәзер башка юлы бар: яңа җырлар яздырып, музыкаль мәйданчыкларга бирергә була. Шунда сиңа 100 процент уңыш килә. Әлбәттә, болар берсе дә бушка эшләнми.
Гөлнара Тимарҗанова сүзләренчә, элек гел үзләренең җырлары белән «яшәгән» радиолар да хәзер бары тик акча эшләү максатын гына алга сөрә.
Радиолар фәлән-фәлән еллыкларын зур юбилей концертлары белән билгеләп үтәләр. Кайсыдыр чорда радиоларда көннәр буе безнең җырлар әйләнә иде. Бәлки, күпмедер дәрәҗәдә безнең җырлар аша популярлашкандыр ул радио. Ә инде хәзер үзләре акча эшләгәч, безне чакыруны кирәк тапмыйлар. Җырны ишеттерү өчен дә үзләренә саллы суммадагы акчалар түләргә кирәк.
Дөрес, хәзер радиога җыр биреп артык популярлашып булмыйдыр инде ул. Бүгенге көндә телевизор караучылар да, радио тыңлаучылар да кимеде бит. Бөтен кеше мәгълүматны интернет аша ала.
Мәгълүмат күп булу – халык өчен бер караганда әйбәт, икенче караганда, ул аңа тискәре тәэсир итә. Хәзер бит кеше газета да укымый. Бер федераль газетада минем белән әңгәмә чыкты. Шул газетаны: «Укый торган танышларыгызга бирегез», – дип, дусларыма тараттым. Берсе исә икенче килүендә: «Бирдем танышыма, ул аны укып та тормаган, газета белән банка төреп куйган», – ди. Күп кешенең укымышлылыгы да менә шул дәрәҗәдә хәзер. Кешенең башы мәшәкать белән тулы. Кеше мал артыннан куа. Элек бит болай баш күтәрми чабу юк иде, булганына риза булып яшәдек.
Гөлнара Тимерҗанова минем «берара бөтенләй югалып алган идегез» дигән фикеремә каршылык белдерде.
Мин үземне бөтенләй югалып тордым дип әйтә алмас идем. Әйе, кечкенә вакытта баламны калдырыр кешем булмагач, берничә ел зур концертлар оештыру мөмкинлегем булмады. Казанда соңгы концертымны 2016 елда куйдым. Шулай да кечкенә мәйданчыкларда йөреп торылды. Бөтенләй эшләмәсәм, нәрсәгә яшәгән булыр идем? Тормыш юлымда авырлыклар гел чыгып торганга, бала тапканнан соң да мин «түшәмгә карап» кына ятмадым. Алдан хәстәрен күрдем, акча тупладым. Дөньяда төрле хәлләр була, иргә генә ышанып утырырга ярамый.
«Ике ирем белән дә мөнәсәбәтләремне әниләре кысылып какшатты»
Димәк, сез – ир тәэмин иткәнне көтеп утыра торган хатын-кыз түгел.
Дәвамын "Интертат"тан укый аласыз. Чыганак: ИНТЕРТАТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев