Горурлык сәбәпчесе. 6 ноябрь — Татарстанда Конституция кабул ителгән көн
6 ноябрь — Татарстанда Конституция кабул ителгән көн. Республика парламенты 1992 елда, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, Татарстанның Төп Законын кабул итүне бертавыштан хуплады. Бу вакыйга рес-публиканың төрле яклап икътисадый яңа дәверен башлап җибәрде.
Төп законның бүгенге вазгыятьтә, хәзерге шартларда әһәмияте нинди? Сораштыруыбыз — шул хакта.
Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты:
— Конституция белән горурланырга кирәк. Әлбәттә, кеше аны көн саен укып утырмый инде. Конституция гамәлдә булса, бик күп проблемалар хәл ителер иде. Төп Законның 8 нче маддәсендә: «Татарстан Республикасында дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре», — дип язылган. Ләкин бит гамәлдә алай ук түгел. Әмма бу юнәлештә Конституциягә таянып эшләүне дәвам иттерергә кирәк. Көнкүрештә без борынгыдан килгән, әби-бабайлардан калган этик кагыйдәләр буенча яшәргә тырышабыз. Алар ныграк һәм җелегебезгә сеңгән инде. Үзебезгә хас гореф-гадәтләр белән яшәсәк, алар Конституциягә туры киләчәк.
Булат Ибраһим, шагыйрь: — Язучы күзлегеннән карасаң, Конституция — бик дөрес сүзләрне җыеп, соцреализм рухында язылган идеаль әсәр инде ул. Бер җиренә дә бәйләнерлек түгел. Татарстанныкы, Башкортстанныкы, Чечняныкы — барысы да шундый матурлар. Төп аермалары — бары тик кабул иткән елларында гына һәм соңгы елларда бер-бер артлы «югалып» барган сүзләрендә. Ялгышмасам, Россия составындагы 21 субъектың «Конституция» дип аталган шушындый төп законнары бар. Владимир һәм Ивановода менә Конституция юк бит, аларда Өлкә уставы дип кенә атала. 21 субъекттан кала башка төбәкләрдә дә шулай. Шуңа күрә, беренчедән, «Конституция» булу ул — республика өчен статус, татарча әйтсәк, дәрәҗә. Туган тел, татар теле дип янып йөрүчеләр өчен Конституциянең 8 нче маддәсе һәрвакыт зур урынны алып тора. Белмәүчеләр өчен ул болайрак яңгырый: «Татарстан Республикасында дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре», «Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигездә кулланыла». Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре буларак, миңа 14 нче маддә дә бик якын. Татарларыбызның бик күп өлеше Татарстаннан читтә көн итә бит. Республикабызда рәсми саннар буенча 2 миллион татар булса, Татарстаннан читтә тагын ким дигәндә 4 миллионнан артык милләттәшебез бар безнең! Ә әлеге маддә безгә тулы хокуклар белән мәдәниятне, телне, милли үзенчәлекне саклауда законга нигезләнеп эш итәргә мөмкинлек бирә.
Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе: — Конституция — безнең төп кануныбыз. Чөнки барлык көндәлек мәсьәләләрне хәл итә торган, әйтик, мәдәният, мәгариф, икътисад турындагы кануннар барысы да шушы Төп кануныбызга нигезләнгән. Шуңа күрә ул — республикадагы үсешкә, үзара һәм ха-лык-ара мөнәсәбәткә нигез салган хокукый документ. Төп документыбыз бүтән кануннарда чагыла, үсеш ала, тагы да күбрәк детальләре ачыкланып, көндәлеккә якынрак документларга нигез булып тора. Аның әһәмияте, мәгънәсе шунда. Ул Татарстан хокук базасы конструкциясен тотып тора.
Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе: — Төп Закон бик катлаулы сәяси шартларда кабул ителде. 1992 елгы референдум Конституция кабул итүдә мөһим адымга әйләнде: анда халыкның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген үстерүне хуплап тавыш бирде. Халыкның фикере Конституциянең беренче маддәсендә теркәлде. Гомумән алганда, Татарстанда яшәүчеләр үзләре үк бүгенге Конституцияне иҗат итүчегә әйләнде. Төп документ галимнәр, сәясәтче, җәмәгать эшлеклеләренең кулы белән язылды. Конституция комиссиясе (ә аңа Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелек итте) аларның барлык тәкъдимнәрен исәпкә алды. Ике ел эчендә Конституция комиссиясенә халыктан биш меңнән артыграк тәкъдим керде! Конституция җәмгыятьне кору һәм анда яшәү кагыйдәләрен булдыру өчен төп документ булып тора. Әйтик, йортның нигезе кебек ул. Нигезе никадәр ныграк икән, йорт шуның кадәр ышанычлырак, дигән гыйбарә бар. Кинәт кенә Конституциянең юкка чыгуын күз алдына китерәсеме? Йортның нигезен сүтсәк, нәрсә була? Конституциябездә урын алган сәяси нигезләр һәм закон нигезләре киләчәккә карап салынган. Ә инде нәрсәне төзеячәгебез безнең үзебезгә бәйле. (2022 елда Конституциянең 30 еллыгы уңаеннан газетага биргән әңгәмәсеннән) Татарстанның Төп законыннан өзекләр: «Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре — иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау — Татарстан Республикасы бурычы». (2 нче маддә) «Татарстан Республикасы территориясе бербөтен һәм кагылгысыз». (5 нче маддә) «Кеше гомере, аның сәламәтлеге, шәхси иреге һәм иминлеге дәүләт яклавында». (31 нче маддә)
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155636/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев