erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда -15 градуска кадәр суытачак

Синоптиклар фаразлавынча, кышның беренче көнендә казанлыларны кар һәм секундына 6-11 метрга кадәр тизлектәге җил белән болытлы һава торышы көтә.

Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез -1..3 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килүе ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.

Татарстанда 1 һәм 2 декабрьдә аязучан болытлы булачак, кар көтелә. Кайбер районнарда синоптиклар буран, бозлавык һәм томан вәгъдә итә. Төнлә һава температурасы -4..-11 градус тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр, көндез термометр баганалары 0..-7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 3 декабрь, төнлә республикада шулай ук кар явачак. Температура -7..-12 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез төбәкнең күпчелек территориясендә явым-төшем булмаячак диярлек, ә кич белән ТРның көнбатыш районнарында кар көтелә. Көндез синоптиклар -5..-10 градус булыр дип фаразлый. Шулай ук аерым районнарда көн дәвамында томан булырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләсе атна башында Татарстанда һава торышы көнбатыш циклоны тәэсирендә формалашачак. Кар, җепшек кар, буран, бозлавык һәм көчле җил булырга мөмкин. Температура төнлә -8..-13 градус тәшкил итәчәк. 4 декабрь көнне көндез 1-6 градус салкын булыр дип көтелә, 5 декабрьдә -4..-9 градус булачак.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев