erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Салкын атмосфера фронты циклон белән алышыначак, һәм ул яңгырлар һәм кар алып киләчәк, дип яза “Татар-информ”.

25 октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә. Төнлә термометр баганаларын 2-7 градус, көндез 4-9 градус күрсәтәчәк. 
Икенче көнне циклон Татарстанга төньяк-көнбатыш һава агымнарын алып киләчәк. Урыны белән яңгырлар көтелә, аерым районнарда – кар. Төнлә - 0-3 градус, көндез 2-7 градус булачак. 

Якшәмбе көнне температура фоны төшүен дәвам итә. Кич белән -2дән +3 кә кадәр, ә көндез - +1-+6 градус булыр дип фаразлана. Көндез бераз яңгыр һәм кар булырга мөмкин. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

28-29 октябрьдә төнлә -3тән +2 градус, көндез - +2-+7 градус көтелә. Атмосфера басымы югары булуга карамастан, дүшәмбе урыны белән яңгыр, кар явачак. Сишәмбе явым-төшемнәр аз.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/iallarga-nindi-hava-torysy-kotela

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев