erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яман шеш булмасын дисәң, яшәү рәвешен үзгәрт

Белгечләр тәмәке һәм хәмердән баш тартырга киңәш итә. Америка онкология җәмгыятенең яңа тикшеренүе яман шеш очракларының 40 проценты чамасын тормыш рәвешен үзгәртү нигезендә булдырмый калырга мөмкин икәнен күрсәткән.

Галимнәр раславынча, рак авыруы очракларының 40 проценты тирәсе һәм бу чирдән үлем-китемнәрнең яртысы үзебездән тора. Аларның фикеренчә, профилактика чараларын күбрәк куллану яман чир очракларын сизелерлек дәрәҗәдә киметергә мөмкин. Белгечләр иң элек тартуны ташларга киңәш итә. Бу зарарлы гадәт үпкә, бугаз, үңәч, тамак һәм сулыш юлларында рак авыруы килеп чыгу куркынычын арттыра чөнки. Белгечләр шулай ук хәмердән баш тартырга чакыра. Монысы авыз куышлыгында һәм тамакта яман шешкә китерергә мөмкин. Тагын бер куркыныч әйбер – симерү. Аның ашказаны, бавыр һәм туры эчәктә рак сәбәбенә әйләнү ихтималы бар. Ә инде тән тиресендә яман шеш куркынычын киметү өчен кояштан саклану кремын сөртү киңәш ителә. Инде килеп, онкологлар күбрәк хәрәкәтләнергә өнди. Аз кыймылдау ашказаны, үңәч һәм юан эчәккә рак куркынычы белән яный, дигән фикердә алар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147523/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев