erid:2VtzquqpS7d
Ярты ел элек кенә машина таныклыгы алган Чаллы егете каты авариягә очрады
Яңалыклар

Ярты ел элек кенә машина таныклыгы алган Чаллы егете каты авариягә очрады

Ул реанимациядә.

19 январь көнне Сөембикә проспектында каты авария булды. ВАЗ-2109 машинасы зур тизлектә юл читендә торучы йөк машинасына килеп бәрелде. Җиңел автомобильнең карар җире юк: изелеп беткән. 18 яшьлек хуҗасы исән. Әмма авыр хәлдә реанимациядә. Инспекторлар әйтүенчә, егет машина йөртү таныклыгын ярты ел элек кенә алган булган. Шул вакыт эчендә ул 11 тапкыр административ җаваплылылыкка тартылган.

 

ЮХИДИ пропаганда бүлеге фотолары 

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/iarty-el-elek-kena-masina-tanyklygy-algan-cally-egete-katy-avariiaga-ocrady


Нет комментариев