erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшел Үзән районында заманча тернәкләндерү үзәге төзеләчәк

Килешү Халыкара икътисади форум — «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» мәйданчыгында имзаланган.

Татарстанның Яшел Үзән районында  заманча тернәкләндерү үзәге төзү планлаштырыла. Проектка кертеләчәк инвестицияләр күләме 2 миллиард сум тәшкил итә.
Әлеге килешү Халыкара икътисади форум — «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» мәйданчыгында имзаланган. Бу хакта  "Татар-информ" хәбәр итә. 
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, проект өч ел эчендә тормышка ашырылырга мөмкин.

"Мин Татарстанда медицина үзәге төзү буенча инвестицион проект турында килешү имзаладым. Бу әһәмиятле проектны якындагы елларда гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәбез", — дип белдерде ул журналистлар белән очрашуда.

Форум кысаларында республика өчен мөһим булган башка инфраструктур проектлар да тәкъдим ителгән. Шуларның берсе — «Казан Экспо» комплексы янында өч йолдызлы кунакханә төзелеше. Инвестицияләр күләме 1 миллиард сум тәшкил итәчәк, кунакханә 130 номерга исәпләнә.

Быелгы «KazanForum» башланганчы ук төрле тармакларга кагылышлы 116 килешү имзалау планлаштырылган булган. Форумда катнашучы чит ил делегацияләренең саны һәм составы да игътибарны җәлеп итә. Әйтик, Мисыр делегациясе дүрт министрдан торса, Мали иленнән сигез министр килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев