erid:2VtzquqpS7d
Яшүсмер «ватрушка»да шуганда үлгән
Яңалыклар

Яшүсмер «ватрушка»да шуганда үлгән

Фаҗигале очрак Пенза өлкәсендә Яңа ел алдыннан булган. Анда ватрушка белән шуган вакытта 16 яшьлек яшүсмер һәлак булган. Бу хакта Пенза өлкәсе буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

30 декабрьдә Заречный шәһәрендә дуслар компаниясе «Урман» ял зонасына тюбингларда шуарга киткән. Шуганда 16 яшьлек егет агачка бәрелә һәм каты баш җәрәхәте ала. Егет урында үлгән.

Бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр булган хәлнең шартларын ачыклап эш алып бара.

Ватаным Татарстан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев