erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз һәм җәйгә фаразлар

Татарстанга быел климатик яз гадәттәгедән иртәрәк килде. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, быел җылы сентябрь хисабына төбәктә вегетация чоры дәвамлылыгы артачак. Климатның глобаль җылынуы Татарстанда үсемлекчелек тармагына ничек тәэсир итәчәк? (Интертат)

«Климатик яз гадәттәгедән 10 көнгә иртәрәк килде»
КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, алдагы вегетация чорында Россиянең Европа өлешендә уртача айлык температура һәм явым-төшем күләме нормага якын булачак. Татарстанда язның икенче яртысында һәм сентябрьдән кала җәй буе шундый һава торышы хакимлек итәр, дип көтелә. Көзнең беренче аенда уртача айлык температура, алдан фаразланганча, нормадан югарырак булачак.

Климатик яз гадәттәгедән иртәрәк килү сәбәпле, Казан халкы март аенда ук аномаль җылыны тойды.

«Быел безгә ноль билгеле температура март белән апрель тоташкан вакытта түгел, ә 10 көн иртәрәк килде. Безнең республикада вегетация чоры уртача тәүлеклек температура 5 градустан узганда башлана, ә уртача тәүлеклек температура 10 градустан узганда аның актив фазасы башлана», – дип сөйләде КФУ профессоры «Татар-информ» журналисты Наталья Рыбаковага.

Март җылы, кояшлы һәм яңгырларга юмарт булып чыкты. Бу – Атлантиканың актив йогынтысы белән аңлатыла. Хәзер Татарстанга даими рәвештә җылы циклоннар килә, нәтиҗәдә, уртача тәүлеклек температура аномалиясе күзәтелә, ул климат нормасыннан 6-8 градуска югарырак.
Март җылы, кояшлы һәм яңгырларга юмарт булып чыкты.

Бөтендөнья метеорология көне алдыннан Россия Гидрометеорология үзәге вегетация чорына һава торышы фаразын бастырып чыгарды. Аннан күренгәнчә, алдагы җәйдә Татарстанда һәм Казанда һаваның айлык уртача температурасы климат нормасына якын булачак. Явым-төшем күпьеллык уртача дәрәҗәдә фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Июнь аенда Татарстанда айлык уртача һава температурасы 17,8 градус, ә явым-төшем күләме 60 мм тәшкил итәчәк. Июльдә безнең төбәктә айлык уртача температура 19,9 градус дәрәҗәсендә көтелә, ә уртача явым-төшем 56 мм тәшкил итәчәк. Август аенда айлык уртача температура норма буенча 17,7 градус, ә явым-төшем күләме 54 мм булырга тиеш. Җәйгә һава торышы фаразларын җиткергәндә, Юрий Переведенцев быел «барысы да климат буенча бара» дип билгеләп үтте.

«Гомумән алганда, фараз начар түгел, безнең территорияләрдә күпьеллык температура режимы сакланачак», – дип өстәде КФУ спикеры.

«Вегетация чоры 10 ел эчендә 3-4 тәүлеккә артты»
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев хәбәр иткәнчә, беренчел фаразларга караганда, быел сентябрьдә Татарстанга әбиләр чуагы киләчәк, ә 1 ел элек ул булмаган.

Вегетация чорына фаразлар 1991 елдан 2020 елга кадәрге чорда алынган яңа климат нормаларыннан чыгып ясалган. Шулай итеп, уртача нормаларны билгеләү 10 елга күчә, нәкъ менә шушы вакыт эчендә температура сизелерлек үзгәргән. Аерым алганда, безнең төбәктә күчеш чоры – март һәм сентябрь айлары җылынган.

Дәвамын "Интертат"тан укый аласыз:ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев