Яздан нәрсә көтәргә? (Халык синоптикларының фаразы)
Җиһанда – яз! Көннәр аяз, күктә кояш елмая, йорт кыекларыннан тып та тып тамчылар тама. Быелгы кебек салкын карлы кышта язны аеруча да сагындык. Тик мартны күбрәк ваклаган саен күңелдә шом арта. Кыш көне ишеп яуган кар хәвеф-хәтәр алып килмәсме? Быелгы яздан нәрсә көтәргә?
"Акты ташып, акты ярсып кар сулары… Тик болай җырларга иртәрәк", - ди Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров. Аның әйтүенчә, чын яз 21 марттан соң гына киләчәк әле.
– Хәзерге вакытта хут суыклары хакимлек итә. Ул мартның 19ына кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң кыш үз дилбегәсен җибәрә. Мондый суыклар бик әйбәт. Чөнки җәй җылы булачак. Кояшы да кыздырыр, яңгыры да вакытында явар, җиле дә исәр. Авылда әлегә яз исе килә дип әйтеп булмый. 21 мартта – көн белән төн тигезләшкәч, борын сизә башлый аны, – ди Рәис Шәкүров.
Җылы яктан очып кайткан кара каргалар да кабат югалган әнә.
– Кара каргаларны 4 мартта күрдем, – ди Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев. – Алар берән-сәрән генә очты да, һава торышы төнлә 25 градус салкынга кадәр төшкәч, юкка чыктылар. Кара каргалар суыктан курыкмый. Аларга ашарга кирәк. Кошлар кар эри башлагач, калдыклар белән туклана. Ә быел кар бик күп. Кара каргалар килеп күзәтеп киттеләр дә, тагын юк булдылар. Быелгы язның үзенчәлеген дә әйтте халык синоптигы. – Яз озын булачак. Үзегез күреп торасыз, ул иртә башланды, әмма сузылды. Шуңа күрә озак киләчәк. Кыш көне кар күп яугач, халык язгы ташудан курка инде. Ул апрельнең икенче яртысында гына булыр әле. Мин үзем авыл янәшәсендәге Шушма елгасы үзәнен күзәтәм. Райондагы Борнак дигән авылда бер елны да су басмыйча калганы юк. Аргы як дигән өлешендә хайваннарны да күтәртеп куялар, бәрәңгеләрен дә чормага менгезәләр. Быел исә ах-вах итәрлек сәбәп юк. Язгы ташу көчле булмаячак. Ник дисәң, җирдә туң начар, – ди Әмир Шәрәфиев.
Туң дигәннән, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре быел бер яктан кар күплегенә сөенсә, икенче яктан туфракта туң катламы аз булуына борчыла.
– Карның күп булуы әйбәт, әлбәттә. Элек бабайлар аны ашлама дип әйтәләр иде. Тик карның ничек эрүеннән дә күп нәрсә тора бит әле, – ди Кукмара районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Илдар Габбасов. – Әгәр көннәр кисәк җылытып җибәрә икән, бу безгә файдага түгел. Чөнки кар суларын мөмкин кадәр җиргә сеңдереп калырга кирәк. Яз акрын гына килеп, апрельнең уннарына кадәр җебетсә, бик яхшы.
Балтач районының «Якты юл» хуҗалыгында уҗымнарны шушы көннәрдә генә тикшереп караганнар. – Быелгы кебек карлы кыштан соң, туфракта туң булмау бер яктан шатландырса, икенче яктан көендерә, – ди егерме елдан артык райондагы Тимирязев исемендәге хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән, хәзер «Якты юл» хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләнгән Азат Ганиев. – Ник дисәгез, уҗымнар бераз авыррак хәлдә. Хуҗалыкта көзге культураларның торышын әле яңа тикшердек: туфракта 5 сантиметр тирәнлектә 2,2 градус җылы. Уҗымнар юештә ята, суларга һавалары аз. Бу – алар өчен уңайлы шарт түгел. Ә кар катламы калын. Шуңа күрә көзге бодай начар чыгарга да мөмкин. Икенче яктан караганда, яз тиз килмәсә, эрегән сулар сеңеп барачак. Көздән дә һава торышы бик яңгырлы булмады, туфракка дым начар кереп калды. Кар белән кирәкле дым күләме җыелыр дип өметләнәбез. Гомумән дә, авыл кешесенең мәшәкате җитәрлек бу арада. «Авылда язгы ташуга әзерлек узган атнада ук башланды. Су ташу куркынычы янамаса да, бәласеннән баш аяк дигәндәй, бөтен күпер тирәләрен экскаваторлар белән чистартып куйдылар», – ди Азат Ганиев.
Язгы ташуга, кем әйтмешли, кыштан ук әзерләнүче авыллар да бар. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, былтыр республиканың 39 районындагы 200дән артык торак пунктка су басу куркынычы янаган. Буа районының Бәбки авылында яшәүчеләр, мәсәлән, бу хәлгә тәмам ияләшеп беткән. Язгы ташу чорында алар зур юлдан, гомумән дә, өзелә. – Авыл халкына фельдшер алдан ук җитәрлек күләмдә тиешле даруларны таратып чыкты. Азык-төлек белән дә тәэмин иттек, – ди Бәбки авылы караган Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов. – Ул авыл зур түгел. Барлыгы унлап кеше яши. Нигездә – пенсия яшендәгеләр. Күпбалалы бер гаилә ташу алдыннан бу якка чыгып кала. Бәбкидә яшәүчеләр язгы ташуны табигый хәл итеп кенә кабул итә, артык исләре дә китми. Ташу чорында алар белән даими элемтәдә торабыз. Бер-бер хәл булса, коткаручылар бар. Авылга – резин көймәдә, соңгы чиктә ерактан урман аша әйләнеп кереп була. Авыл халкы белән дә сөйләштек. – Безнең бар да яхшы. Язгы су ел саен килә дә китә ул, – ди артык исе китмичә генә авылда яшәүче Алик Кәримов. – Җирле хакимият барысын да алдан кайгырта, бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәләр. Бәбкидә 1994 елдан бирле яшибез, ел саен берүк хәл. 1970 нче елларда су хуҗалыкларга кадәр кергән дип сөйлиләр. Хәзер алай ук куркыныч түгел, иң беренче чирата, авылдан чыга торган юл өзелә. Он, ярма ише кирәк-яракны алдан ук сатып алып куйдык, калганы үзебездә бар. Ике кәҗә тотабыз. Мин сиксән яшьтән уздым, тормыш иптәшем сиксәнгә җитә. Әнә шулай яшибез.
Яшел Үзән районында исә язгы ташу чорында чын мәгънәсендә суда йөзгән Татар Танае авылында быел язны курыкмыйча көтәләр.
– Безнең якта Гөбенә елгасы ярларыннан ташый. Узган елның җәендә авыл янәшәсендә судан саклау дамбасы төзелде. Шуңа күрә быел язны җиңелрәк чыгарбыз, бар да әйбәт булыр, дип өметләнәбез, – ди Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. Авыл халкы мондый көннәрне дә күрәсебез бар икән, дип куана әнә. Хәтерләсәгез, былтыр Татар Танаенда яшәүче Рәшит Габдерәхимовларның абзардан алып, өйгә кадәр тоташтан су астында калган хуҗалыклары төшерелгән видеоязмалар бөтен социаль челтәрләрдә таралды. Быел күңел тыныч, ди Рәшит абый. – Соңгы берничә елда язгы ташу аеруча да көчле булып, өйгә кадәр керде. Шуңа күрә алдагы елларда диван-суыткычларга кадәр барысын да югарырак күтәреп куя идек. Быел ташуга алай алдан әзерләнмәдек. Умарталарга да тимәдем әле. Быел берсен дә күчермәскә исәп. Су басуның ни икәнен үз башыннан үткәннәр генә белә ул. Минем әтием 1904 елгы. Ул, бакчада гомер буе бәрәңге дә утыртмый идек, дип сөйли иде. Мин 1969 елдан су баса башлаганны хәтерлим. Ул елны хуҗалыктагы сарыкларны колхоз көймәсе белән кереп коткардык. Соңгы елларда бигрәк тә үзәккә үтте язгы ташу. Шуңа күрә уйладым-уйладым да, көннәрнең берендә бу хакта район башлыгына мөрәҗәгать итәргә булдым. Йөри торгач, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кадәр хат яздым. Гомумән алганда, биш ел вакыт узды. Җирлек башлыгына да, район җитәкчелегенә дә бик зур рәхмәт. Аллага шөкер, былтыр дамба төзелешенә 75 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ныклы корылма төзеделәр, – ди Рәшит Габдерәхимов.
Карлы кыш юлчыларның да төн йокысын качырды. – Татарстанның 27 районында автомобильләр хәрәкәт итүче 132 юл участогына су басу куркынычы яный, – ди «Главтатдортранс» оешмасы җитәкчесе Эдуард Данилов. – Бәла-каза килеп чыккан очракта, әлеге юлларны әйләнеп узу маршрутын тәэмин итү өчен, биредә кизүләр оештырылачак. Әйтүләренә караганда, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда барлыгы 1093 күпер бар. Шуның 459ы – кечкенә корылмалар. Татарстандагы барлык күперләрнең 65 проценты язгы ташуга әзер икән. «Бүген республика күләмендә күперләр, суүткәргеч торбалар, улакларны чистарту эше дәвам итә. Күперләр тирәсендә боз калынлыгы уртача 60–90 сантиметр тәшкил итә», – диде Эдуард Данилов. Кар – муллык билгесе, дисәләр дә, быелгы кыш кесәгә дә суккан. – Бураннар вакытында Бөреледәге бакчама барырга җай чыкмады. Соңрак килсәм, кар теплица тышланган поликарбонатны сындырган. Урта бер җирдә тимерләренә дә зыян килгән. Шуңа күрә төзәтеп кенә куя торган да түгел. Яңасы 16–18 мең сум тора. Нишләтәсең, сатып алырга туры киләчәк, – ди Биектауда яшәүче һәвәскәр бакчачы Наҗия Хәйруллина. Язга бәйле киңәшләрен дә бирде ул. «Бакчадагы яшь агачларны һәм куакларны кайгыртырга кирәк. Чөнки мондый һава торышында кар өстендә каты «кабык» барлыкка килә. Ә ул яшь ботакларны сындырырга мөмкин. Аларны чистарту зарур. Тик менә агач төпләренә тимәвең хәерлерәк. Дым күп булгач, кояшта агачның кәүсәсе бүртә башлый, ә төнге суыкта катып, ярыла. Быел кар күп булгач, язның озаграк килүе әйбәтрәк. Югыйсә язгы сулар көздән утыртып калдырган сарымсак-суганнарны черетергә мөмкин. Гомумән, быел бакча эшләрен бераз кичектереп торырга киңәш итәләр. Туфрак соң өлгерергә мөмкин», – ди бакчачы.
Кайчан җылыта? Моннан ары каты суыклар булмаячак, ә җир өсте кардан 12 апрельдән соң арчылачак, ди синоптиклар. – Мартның беренче ун көне гадәттәгедән җылырак булды. Һава температурасы хәзер дә климатик нормадан югарырак. Татарстанда көндез 2–4 градуска кадәр җылыта. Төнлә исә термометр баганасы 0 градустан түбән төшеп китә. Шуңа күрә әлегә язгы ташудан куркасы юк, – ди КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. Аның әйтүенчә, чын яз 1 апрель тирәсендә башланачак. Чөнки нәкъ менә шул вакытта һава торышы 0 градуслык чикне узачак икән. – Быел кыш көне кар күп булды. Хәзер кар катламының биеклеге уртача 68 сантиметр тәшкил итә. Тик бу – гайре-табигый хәл түгел. Күпьеллык күзәтүләргә караганда, соңгы дүрт елда бу вакытта кар катламының биеклеге 60 см чамасы тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2011 елда март башында әлеге күрсәткеч 90 сантиметрга җиткән. Алай гына да түгел, март азагына кадәр өстәлеп, 27 март көнне 1 метр чикне узган ул. Быел исә язның беренче ае явым-төшемнәргә саран. Айлык норма 38 мм булса, март башыннан бирле нибары 6 мм кар яуды. Алга таба артык явым-төшемнәр көтелми. Кар акрынлап эри башлады инде. Җир өсте 12 апрельдән соң кар катламыннан арчылачак, – диде Тимур Әүхәдиев. Ә менә җәйгә фараз ясарга иртәрәк, диде ул. Башта язгы ташуны исән-имин үткәреп җибәрик.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында язгы ташуга әзерлеккә багышланган киңәшмәдә быелгы язны, кыш көне кар күп яву аркасында, үзенчәлекле булачак, дип атады. Муниципаль берәмлекләргә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына язгы су ташуга бәйле тиешле чаралар күрергә, аерым алганда, су басу куркынычы янаучыларга вакытлыча тору урыннары әзерләргә кушты ул. «Иң мөһиме – халыкның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү», – диде Татарстан Рәисе.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137641/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев