Июльнең беренче көнендә яшенле яңгыр көтелә
1 июльгә һава торышы һәм ай календаре
1 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал, көндез боз да яварга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +17..+22 градус була.
Үсүче ай. Кыз йолдызлыгында.
Миксбордер, рабатка, клумба ясау өчен яхшы вакыт санала. Ике еллык чәчәкләр чәчү, бүлеп утырту һәм декоратив үсемлекләр, яз чәчәк аткан күпьеллыкларны утырту өчен яхшы көн булып тора. Агачларның тамыр җибәргән яшь үсентеләрен утырту өчен уңайлы вакыт санала. Дару үләннәрен утыртырга һәм күчерергә, газон чәчәргә була. Түтәлләрне йомшартырга, чүпләрен утарга һәм сугарырга, балкон һәм бүлмә гөлләрен күчерергә мөмкин. Җыеп алынган уңышны вакытында эшкәртү зарур. Бу көнне ашлама кертергә ярамый.
Чыганак: ИНТЕРТАТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев