erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июнь аенда Казан халкы өчен вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак

Июнь аенда ТР башкаласында яшәүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәләре үткәреләчәк. Шәһәрлеләр вакантлы вазыйфалар турында белә һәм эш бирүчеләр белән очраша алачак. Бу хакта Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып, Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Вакансияләр мини-ярминкәсе 15 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Р. Зорге урамы, 102 адресы буенча урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак. Вакансияләр Совет районында яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча белергә мөмкин.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш табарга 21 июньдә ярдәм итәчәкләр. Шәһәрлеләрне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 560-88-98.

Шулай ук 21 июньдә Мәскәү һәм Киров районнары халкы өчен вакансияләр мини-ярминкәсе узачак. Эш бирүчеләр халык белән 10:00 дән 12:00 гә кадәр Гагарин урамы, 46 адресы буенча очрашачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-58-72 телефоны буенча белергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чаралар сериясен Вахитов һәм Идел буе районнарының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендәге вакансияләр мини-ярминкәсе тәмамлаячак. Ул 22 июньдә 9:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Эш эзләүчеләрне Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча кабул итәчәкләр. Сорауларны +7(843)224-86-83 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү өчен 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән — 2021 елга караганда 8,7 меңгә кимрәк. Аларның 10,5 меңе (60 проценты) эшкә урнаштырылган. Еш кына эш эзләүчеләр транспорт, сәүдә, җитештерү, төзелеш һәм медицина тармакларында эш табалар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев