Илсөя Бәдретдинова төркеменнән киткән Диаз Фәрхетдинов җырлый башлаган
Диаз төркемнән китүен гастроль тормышы ардыруы һәм үзенә эшлисе килүе белән аңлатты.
Былтыр Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Диаз Фәрхетдиновның китүе турында язган идек. Ул анда үз теләге белән, «ИБ вакыйгалары» дип, кызыклы видеолар төшерде һәм машина йөртүче булып эшләде.
Диаз төркемнән китүен гастроль тормышы ардыруы һәм үзенә эшлисе килүе белән аңлатты. Соңрак ул йөк машинасында эшләве турында видеолар төшергән иде.
Хәзер ул җырлар яздыра, дискотекаларда да чыгыш ясый башлаган. Социаль челтәрдә аның сәхифәсен караучылар аның яңа адымын хуплаганнар һәм «булдырасың» дип канатландырганнар.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев