erid:2VtzquqpS7d
Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

Күптән түгел генә Илсөя Бәдретдинова Арчада 6 көн булып китте.

Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың Балтачта концертлары гөрли. Ә кичәге чыгышы вакытында аңа сәхнәдә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.

– Бөтен көчемне, ихтыярымны җыеп, бүген тәкъдим ясарга булдым, — ди Илсөягә аның тугры тамашачыларының берсе булган Илнур исемле ир-ат.
Әлеге тәкъдимгә шаккаткан Илсөя:
– Яне могу так. Тыныч кына яшә рәхәтләнеп,  — дигәннән соң, «кияү»: «Алайса балдакны үзем белән алам, йә югалтырсың», — дип сәхнәдән төшеп китә.

 


Нет комментариев