erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң хәерле гамәлне кылып яшик

Тимергали хәзрәт Юлдашев: “Сезне иң хәерле гамәлгә өндимме?”

Зикер кылу дигәнне күпләребез тәсбих тотып билгеле бер кәлимәләрне кабатлау дип кенә күзаллыйдыр.

Әмма зикер кылуыбыз – Аллаһны искә алган мизгелебез ул. Зикер, аның файдалары, төрләре, олуг зикерләр хакында “Саләх” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмә кордык. 

– Хәзрәт, әссәләмү галәйкүм. Зикер кылуның нәрсә икәнен аңлатып үтегез әле.     
– Вә галәйкүм әссәләм. Раббыбыз Коръәни Кәримдә: “Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын”, – дип әйтә (“Әл-Бәкара / Сыер”, 2:152). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исә: “Дөнья ләгънәт кылынган һәм дөньяда булган һәрнәрсә ләгънәт кылынган, өч нәрсәдән кала: зикер кылу, гыйлем алу һәм гыйлем бирү” – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи).
Гыйлем алу һәм бирү турында аңлыйбыз. Расүлебез: “Гыйлем алу һәр мөселман кешесе өчен фарыз”, – дигән (имам Әл-Бохари). Ә менә зикер кылу төшенчәсен тулысынча аңлап бетерәбезме? 
Зикер сүзе гарәп теленнән – “зәкәра” дигән сүздән  алынган. Аның телдәге мәгънәсе “искә алу”, ә шәригать ягыннан бу сүзгә “Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләне искә алу” дип аңлатма бирелә. Аңлавыбызча, Раббыбызны күңелебездән генә искә алып куйганда да без зикер кылган булабыз. Мәсәлән, “бисмилләһ” сүзләрен әйтеп табын өстен каплау да, берәр эшебезне эшли башлау да, ишекне ачып өебезгә керү дә, иртән уянып урыныбыздан тору да – барысы да безнең зикер кылган мизгелләребез булып тора. Һәм аның фазыйләте, файдалары бик зур. Димәк, көн дәвамында үзе дә сизмәстән “бисмилләһ” дип эш башлаган, нәрсәгә дә булса куанып “әлхәмдүлилләһ” дип куйган, берәр әйберне күреп “сөбеханәллаһ” сүзләрен әйткән кеше зикер кылган, Аллаһны искә алган кеше була.
Моннан тыш безнең Коръән укуыбыз да, намазыбыз да зикер булып тора, чөнки бу вакытта без Аллаһны истә тотабыз. Галимнәр зикерне гыйбадәт дип белдерә. Раббыбыз Үзе Коръәндә: “...намазны да Мине искә төшерер өчен укы”, – ди (“Та Һа”, 20:14). 

– Зикернең әһәмияте нидә?
– Расүлебез әйтүенчә, зикер – ул иң хәерле гамәл. Әбү Әд-Дардә радыяллаһу ганһе болай дип риваять иткән: “Пәйгамбәребез болай дип әйтте: “Сезне иң хәерле гамәлгә өндимме? Раббыгыз каршында иң зәки (чиста, пакь) булган, дәрәҗәләрегезне күтәрә торган, Аллаһ юлында мал сарыф итүдән, алтын вә көмеш инфак итүдән, Аллаһ юлында тырышлык куюдан да хәерлерәк гамәлгә өндимме?” Шул вакытта сәхабәләр: “Әлбәттә әйт, ий Аллаһы Расүле!” – дип әйттеләр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһны зикер кылу”, – диде” (имам Әт-Тирмизи). 

– Динебездә шөкер кылуның да өстенлеге зур икәнен беләбез. Зикер белән шөкер төшенчәләре үзара бәйлеме?
– Бервакыт Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: “Йә, Раббым, мин ничек итеп Сине зикер кылыйм?” – дип сораган. Аллаһы Тәгалә җавап итеп: “Синең зикер кылуың – Миңа шөкер итүең”, – диде. Димәк, шөкер белән зикер бер-берсе белән нык бәйләнгән. Зикер кылмаган бәндә шөкерсездер, ә шөкерсез бәндә зикерсездер, чөнки зикер – ул Аллаһы Тәгаләне искә төшерү булса, шөкер – Аллаһның нигъмәтләрен искә төшереп, Аңа рәхмәт әйтү. 
Шөкер кылу хакында Раббыбыз Коръәндә: “Әгәр  шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә [нигъмәтләрне тагын да] арттырачакмын”, – дип әйтә (“Ибраһим”, 14:7).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Зикер кылуның нинди төрләре бар

– Зикер кылуның өч төре бар. Тел белән зикер кылу – Аллаһны бөекли торган сүзләрне кабатлау, Аңа мөрәҗәгать итеп дога кылу, Корән уку ул.
Йөрәк белән зикер кылу – телдән әйтмичә, Раббыбызның кодрәте, олуглыгы, сыйфатлары, Коръәни Кәрим аятьләре хакында фикер йөртү ул.
Тән белән зикер кылу – барлык гамәлләребезне Коръән һәм сөннәт буенча кылып, тыелганнардан ерагаюыбыз ул.

– Хәзрәт, укучыларыбызга олуг зикер сүзләрен әйтеп узсагыз иде.
– Иң еш таралган ун зикер кәлимәсен телгә алып үтик.
1. Һәр эшне “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” (“Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән”) сүзләре белән башлау.
2. “Сөбеханәллааһ” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь”), “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар булсын”), “Аллааһү әкбәр” (“Аллаһ бөек”) сүзләрен кабатлау.  Расүлебезнең әйтүе буенча, болар кешенең тагы да хәерле булуына сәбәпче булачак. Аларны без һәр намаздан соң 33 тапкыр әйтәбез. Башка вакытта да күпләп әйтү хәерле булыр.
3. Шәһадәт кәлимәсе сүзләре – “Ләә иләәһә илләллааһ” (“Аллаһтан башка илаһ юк”). Расүлуллаһ: “Иң хәерле зикер – Ләә иләәһә илләллааһ, ә иң хәерле дога – Әлхәмдүлилләәһ” – дигән (имамнар Ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/timergali-xazrat-iuldasev-sezne-in-xaerle-gamalga-ondimme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев