erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир янган йорттан биш баласын һәм хатынын алып чыккан, тик ике баланың гомере өзелгән

7 март төнендә Хакасиядә 5 балалы гаилә яши торган йортта янгын чыккан. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, гадәттән тыш хәлдә ике бала һәлак булган, тагын өч бала һәм аларның әнисе хастаханәгә салынган("Ватаным Татарстан").

 

Фаҗига Черногорск шәһәрендә төнге икенче яртыда була. Төтен исенә гаилә башлыгы уяна. Ул бөтен гаиләсен урамга алып чыга, ашыгыч ярдәм чакырта. Хатын белән биш баланы табиблар кичекмәстән хастаханәгә илтергә ашыга. Әмма 5 яшьлек кыз белән 9 яшьлек малайны коткарып кала алмыйлар, алар «ашыгыч ярдәм» машинасында үлә. 3, 7 һәм 12 яшьлек өч баланы әниләре белән хастаханәгә салганнар. Әлеге гаилә әгъзаларының хәле турында төгәл мәгълүмат юк. Тикшерү комитеты «ике затка саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе  буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр криминалистлар белән берлектә фаҗига урынында эшлиләр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын кесә телефонын зарядкага куйган розеткаларның берсе янында чыккан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X