erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирада Әюпова: «Хаталар өстендә эшләп, яңа үрләргә менәргә кирәк»

Быел Татарстанда милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы игълан ителгән иде. Аның мәгънәсе нәрсәдә булды икән?

Ни өчен татар җырчыларына “ТРның атказанган артисты” исемен өләшәләр, республкикадагы тагын кайсы объектны ЮНЕСКО исемлегенә кертергә була, татар театрына шәрә йөрү хасмы – бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова белән сөйләштек.
— Ирада Хафизҗановна, менә быел Татарстанда Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы узды. Аның мәгънәсе нәрсәдә иде соң? Концертлар һәм фестивальләр белән генә истә калдымы ул, яисә без аның берәр нәтиҗәсен күрергә тиешме?
— Бездә шундый төшенчә бар, ул кичектерлегән эффект дип атала. Мәдәнияттә нәтиҗә икенче көнгә үк була алмый, күпмедер вакыт узарга тиеш. Моны без гел истә тотарга тиеш.
Тикшеренүләргә карасак, яшьләр үзләрен ниндидер этник төркем, кавем яки милләт белән еш очракта бәйләмәскә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле, әмма аның төп факторын әйтеп узмыйча булмый. Без Советлар Союзы җимерелгәннән соң, мәдәният өлкәсендә идеологик тәрбия бирү системасын бетерә башладык, үзебезнең тамырларыбыздан читкә тайпылдык. Шулай да, кеше аңларга тиеш, ул җәмгыятьтән тулысы белән аерылып китә алмый, үзе турында “мин” дип сөйләсә дә, адәм баласы ниндидер кавем яисә милләт вәкиле булып тора. Ул аерым гаиләдә, аерым җирлектә, аерым һөнәр вәкилләре янында туган һәм үзен шуның белән бәйли. Әйтик, без әти-әнием шулар, менә шушы шәһәрдә яисә авылда тудым дип сөйлибез. Менә берникадәр тәҗрибә туплагач, әйләнә-тирә дөньяны күргәч, кеше үзен ниндидер милләт яки җәмәгатьчелек белән бәйли башлый. 
Балаларга “Син кем?” дип сорау бирсәң, алар күп очракта “Мин кыз яисә мин малай” дип, җавап бирә. Мин татар, мин урыс, мин Татарстанда яшим, мин Россия гражданины, мөселман яисә христианин дими, балалар үзләрен җенесе буенча кабул итә. 
Шуңа күрә дә, Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елының төп мәгънәсе булып, үзебезнең тамырларыбызны тану тора дип әйтсәк иң дөресе булыр. Кем без, каян килдек, безнең тарихибыз нниди, кайсы гореф-гадәтләребез бар – һәр кеше үзе өчен моны аңласа иде. 
Шушы үзаңны формалаштыруга күп кенә проектларыбыз багышланган. Шуларның берничәсен әйтеп китәсем килә. Беренчесе, “Татарстанның мәдәни башкаласы” дигән конкурс узды. Аның нигезендә, республикадагы һәр район Казанга килеп, үзләрендәге бөтен мәдәни байлыкны һәм мирасны, милли төрлелекне күрсәтте. Якташлар бер-берсе белән аралаша һәм дуслаша, җирлекнең потенциалын бөтен республикага күрсәтә – бик шәп формат бит инде. Без үзебез яшәгән авылыбыз, районыбыз һәм шәһәребез белән горурланырга тиеш. Миңа бик ошаган тагын бер проект – “Яңарыш: заманча укылыштагы эпос”. Борынгы Болгар шәһәрчегендә без мәдәнятебезне һәм йолаларыбызны театральләштерелгән тамаша аша күрсәтергә тырыштык. Яшьләр башта Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ын куйса, аннары Чыңгыз Айтматовның “Мәңгелек бураны”н тәкъдим итте. Шунда без тамырларыбызның никадәр тирән, тарихыбыз никадәр бай булуын аңладык. Тагын бер бик кирәкле проект – “Тархан” конкурсы. Мәктәп укучылары үз җирлекләренең, төрки халыкларының тарихын өйрәнә. Анда катнашкан һәр бала белән мин горурландым, чөнки алар шулкадәр акыллы һәм күпне беләләр. Дөресен генә әйткәндә, мондый ук дәрәҗәдә булыр дип уйламаган идем. 

— Димәк, бу концерт һәм фестивальләр генә түгел?
— Әлбәттә! Иң беренче, кешедә белем булырга тиеш. Әйе, генетик һәм мәдәни код ул бар, әмма үз тарихыңны, мәдәниятеңне, тарихыңны белү мөһим. Әгәр алар булмаса, мин ничек аңлы рәвештә яши алам? 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Бүген Татарстандагы мәдәниятебез нинди халәттә соң? Сез министр буларак безгә караганда хәлне күбрәк беләсез бит инде. Алга таба үзегез очен приоритетлы юнәлешләрне билгелисезме?
— Беләсезме, мин хәзер бездә барысы да яхшы, миңа бөтен нәрсә дә ошый дисәм, миңа гариза язып, эштән китәсе генә кала. Бездә хаталар аз түгел. Әгәр алар булмаса, син алга таба бармыйсың дигән сүз. Хаталар өстендә эшләп, яңа үрләргә менәргә кирәк. Ә менә бүгенге көндә җәмгыятебезнең иң зур хатасы – иҗат һәм сәнгать кешеләрен тиешенчә бәяләмәү. Бу Татарстанга гына хас түгел, бөтен Россиядә шундыйрак вәзгыять күзәтелә.

Дәвамын Шәһри Казаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев