erid:2VtzquqpS7d
Иркә җитди операция кичергән
Яңалыклар

Иркә җитди операция кичергән

Танылган җырчы, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова тормышындагы соңгы яңалыклары белән уртаклашты ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

“Күптән түгел күземә операция булды. Күзнең челтәр катлавы өзелде. Февральдә тагын бер операция булачак. Әлегә күзем бик күрми, силиконнар каплый. Шулай да чыгыш ясарга чакырсалар, баш тартмыйм. Өйдә моңаеп утырмыйм. Яңа елга чакырулар кабул итәм. Артистны берни дә туктата алмый. Күзем чыгышыма зыян салмый”, - дип сөйләде безгә Иркә.

 

 

 

Арча хәбәрләре

Нет комментариев