erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иртән йокыдан торгач, эшкә чыгасы килеп тора

Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә булды.

Иң башта Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов “Северный” хуҗалыгы өчен мегафермалар төзү участогына алып килде. Эш быелның октябрендә башланган. “Төзелеш өч елга планлаштырыла, – дип сөйләде мастер Фәнил Вәлиев. – Без бүген монда 70ләп кеше эшлибез. 16 техника. 6 мең мөгезле эре терлеккә исәпләнгән барлык уңайлыклары белән 10 ферма төзеләчәк. Һәр фермада 600 баш терлек булачак. Эш  этаплап барачак. Төзүчесе – “Вамин“. Тулы исеме –  “Вамин” сөт берләшмәсе авыл хуҗалыгы предприятиесе” ширкәте. Күрче, басу уртасында нинди төзелеш бара, күпме кешегә эш булачак, дип  сөйләшә-сөйләшә юлны дәвам иттек.

Носы авылында фермер Роберт Әхмәтҗанов хуҗалыгына кердек. 8 сыеры бар. Арттырырга исәбе. Үзе торагын салып куйган. Һөнәре буенча агроном. 44 яшьтә. “Авылда яшәп була. Яшәргә күңелле! – дип сөйләде ул. – Бүген генә уйлап, бүген генә тотынган эш түгел бу. Ике ел барысын да башта әйләндердем. Шуннан тотындым. Торагы уңайлы булсын, терлек җәен көтүгә йөрсен, файдалы, витаминлы ризык ашасын. Барысын да уйлап эшләргә кирәк. Менә монда капчыкларда симәнке түбе өелеп тора. 80 километр ераклыктан алып кайтсам да, ул үзен аклый. Кукуруз тарттырып бирәм. 1 литр сөтне арттыра икән, бу минем бөтен чыгымны каплый дигән сүз.

Бер сыер 60 процент файда калдыра. Печәнне, саламны җәйдән әзерләп куябыз. Җирем юк, чөнки әлегә техникам юк, әмма планда бар. Ашлыкны машинасы белән китереп аударалар. Ул яктан җайлы. Тегермәнебез бар. Үз фуражымны булдырам, чөнки ышанычлырак. Сөтнең литры хәзер 40 сум булды. Бу сыер асрап, сөтен сатучыларга куанычлы хәл. Әлегә безгә булышчылар кирәкми. Хатын белән икәү эшлибез. Тирес чыгарырга транспортер эшли. Эшкә йокыдан торгач чыгасы килеп тора. 40 минутта карап керәм мин терлекне. Тәҗрибәне өйрәнергә теләүчеләр бар. Әле менә Саба ягыннан шалтыраттылар, килеп карыйк әле дип. Үз хуҗалыгыңда терлек асрауның бер авырлыгы да юк. Дәүләт акчалата ярдәм итәм дип тора. Өч ул үстерәбез. Алар ярдәм итә. Берсе бакчага йөри әле. Каядыр барып эшләсәң дә, 8 сәгатеңне эшләргә кирәк”. Авылларда шундый “эшлим, булдырам!” дип торган кешеләр булуына сокланып, куанып, аларга уңышлар теләп, Шекә авылына юл тоттык.

Шекәдә авыл музее белән танышып чыктык. Китапханәче Гөлшат Локманова музей турында сөйләде. Авыл кешеләре, шәхесләре белән бәйле бай һәм матур музей. Музейны караганнан соң һәр авылда мондый музейларны эшләргә кирәк, дигән фикер тумый калмый. Афәрин шекәләр, булдыклы, үзләре яратып әйтә торган, Шекә пәриләре!

Юлыбыз дәвам итте. Шушмабашта ипи, батон пешерү пекарнясы белән таныштык. Хуҗасы – Наил Мәгъсумов. “4 кеше ипи пешерә, мин бишенчесе, бер машинабыз бар, – дип сөйләде Наил. – Көнгә 400-450 ипи, 300-350 батон пешерәбез. Ипи-батоннар Арча,  якын-тирә авыл кибетләрендә сатыла. Сәгать 4кә эшкә киләләр, Көндезге сәгать 11-12гә кадәр эшлиләр.  Ипи 40 минут пешә”. Без килгәндә Гүзәл Әхмәтҗанова, Әлфия Габдрахманова, Суфия Фәйзрахманова ипи пешерү белән мәшгуль иделәр. Ипи-батоннарын яратып алалар. Авылларыбызда әнә шундый тырыш, Наил Мәгъсумов кебек тәвәккәл кешеләр яши.

Ахырдан Шушмабаш мәдәният йортында  күчмә утырышның йомгаклау өлеше булды. Иҗтимагый совет әгъзалары әнә шулай урыннарга барып, халыкның ничек яшәгәнен күрә, уңай күренешләрне, проблемаларны өйрәнә, дәүләт программа-ларының, муниципаль хезмәтләрнең  ничек тормышка ашырылуын карый һәм җирлекнең эшенә бәя биреп, тиешле карар чыгара. Алга таба да шулай халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә язсын!

Сәхифәне Румия Надршина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев