erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Исемле посылкалар булса, сабый баладай сөенәләр» (»Интертат », Энҗе Габдуллина)

Арчаның Яңа Кенәр авыл җирлегеннән егермеләп егет махсус операция зонасына мобилизацияләнгән. Ике меңнән артык кеше яшәүче зур авыл халкы үзләренең егетләренә берничә тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп илткән. «Интертат» ярдәм җыючылар һәм солдатларның әти-әниләре белән сөйләшеп кайтты.

Луганск якларына Ленар Гарипов үзенең Газель машинасында 3 тапкыр барып кайткан. Беренче гуманитар ярдәмне ноябрь аенда Кукмара егетләре белән бергә илтәләр. Икенче юлы алар Әтнә районы хакимияте соравы буенча бара. Өченчесенә декабрь азакларында янә авылдаш егетләре янына юл тотканнар.

Кеше һаман: «Ярдәм аларга барып җитми», – дип сөйли бит. Без кукмаралылар белән җыелдык та, 3 машина булып киттек Луганскига. Үзебезнең авыл егетләре хезмәт иткән бөтен җиргә дә бардык, күрдек, исемле посылкаларын тапшырып, аларны куандырып, үзебез дә куанып кайттык.

Гуманитар ярдәм җыю инициативасы белән авылның яшь егетләре Дамир Каюмов белән Булат Сабиров чыктылар. «Абыйлар, сез дә катнашмыйсызмы?» – дигәч, без дә – Кенәрнең әфганчылары да кушылдык. Шунда ук Ильяс Надыршин бина бирде. Авылның берничә хатын-кызы шул бинада китергән әйберләрне туплап, җыя барды. Мин Кенәр халкын шулай бердәм булыр дип бер дә уйламадым.

-Махсус операциядәге егетләргә иң мөһиме хәзер нәрсә кирәк? Үзләре нәрсә сорый?

Беренче барганда ашамлыклар белән кыенга туры килде. Ул юлы бик күп тушенкалар, ризыклар алып бардык. … (Луганск өлкәсендә) шәһәрендә Татарстаннан гына 20 мең хәрби бар. Менә аларга башта ашарга җитмәгән. Аннары башка районнар да ярдәм итә башлады. Кукмаралар гына да 5-6 тапкыр бардылар бугай. Хәзерге вакытта алар ризык белән тәэмин ителгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аларга балыкчыларның җылы итеге, термокиемнәр, бензин, кул пычкылары, мичләр кирәк иде. Ул ягып җылыта торган «буржуйкалар»да күп җыелды, алары да җитәрлек булды. Хәзер үзләре дә: «Бернәрсә дә кирәкми, бар нәрсә дә булды. Ашарга да җитә, киенергә дә әйбәт», – диләр.

Балталар, пычкылар, телефоннарга зарядка җыйдырыр өчен генераторлар сорыйлар. Шундый әйберләр генә кирәк аларга. Тарткан кешенең тәмәкегә кытлык. Кызыл Ярдан Арча подстанциясе ярдәме белән махсус портатив генератор алып киттек. Бу эшләргә район хакимияте дә кушылды.

Бәйләнгән оеклар да кирәк булды. Авыл малайлары йон оекбашка ияләнгән инде. Шуңа аларны бик сөенеп кабул итәләр. Кибетнекен дә, кулдан бәйләнгәннәрне дә – кирәк булган бөтен әйберне дә алып бардык. Яңа елга бүләк булсын дип, әти-әниләре дә исемле посылкалар тутырдылар. Базарга барып, 150 меңгә итекләр, термокиемнәр, термослар җыеп кайттык.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/maxsus-operaciyaga-gumanitar-yardam-isemle-posylkalar-bulsa-sabyi-baladai-soenalar-5856999

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре