Исерек хәлдәге хатын-кыз су коенырга киткән һәм батып үлгән
Хатын-кыз батып үлгән урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә 18.34 сәгатьтә Әтнә районының Күәм авылы янында бер хатын-кызның батып үлүе турында хәбәр килгән.
Урында ачыкланганча, исерек хәлдәге 45 яшьлек хатын-кыз су коенырга уйлаган һәм кире йөзеп чыга алмаган. Аны әлеге фаҗиганең шаһитлары яр буена чыгарган.
Шунысын да искәртик: хатын-кыз батып үлгән урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев