erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына рәсми старт бирелде: Коръәнне кулдан язачаклар

4-8 гыйнвар көннәрендә Болгарда шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия мөселманнар форумы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге чарага Россиянең өрле төбәкләреннән килгәннәр. 5 гыйнварда форумның тантаналы ачышына Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде ("Интертат", Казан, Ләйсән Рәхмәтуллина).


2021 елның җәй айларында ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан тантана уздыру комитеты төзелгән иде. 4 гыйнварда Болгар шәһәрендә шул уңайдан Бөтенроссия мөселманнар форумы башланып китте. Бөтенроссия мөселман форумында Татарстан, Мәскәү, Ленинград, Свердловск, Кузбасс өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл республикаларыннан килгән дин кардәшләр катнаша.

Дүрт көнлек форумда күренекле спикерлар: галимнәр, атаклы вәгазьчеләр чыгыш ясавы көтелә. Остазлар фәнни-популяр лекцияләр, вәгазьләр укыячак, презентацияләр, төрле мастер-класслар да булачак. Моннан тыш форум программасында квестлар, тренинглар, спорт чаралары да кергән.


5 гыйнварда форумның тантаналы ачышына Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Шулай ук бүгенге чарада профессор, сәясәт фәннәре докторы, Россия Ислам институты һәм Казан Ислам университеты ректоры, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов та катнашты.

Форум ачылышы Коръән уку белән башланып китте. Аны Кемерово өлкәсе Югра шәһәреннән килгән Коръән-хафиз Хусейнджон Дарвозиев башкарды. Аннары сүз Болгар Ислам академиясе ректорына бирелде.


Барыгызны да сәламлим. Без чираттагы Бөтенроссия мөселманнары форумы катнашучыларын ата-бабаларыбызның изге җирендә — Болгарда күрүебезгә бик шатбыз. Минем өчен әлеге юбилей елындагы беренче чараның безнең академия диварларында үтүе бик мөһим вакыйга. Бай материаль-техник базасы һәм көчле укытучылар составы булган академиябез үсә бара. Без актив рәвештә халыкара ислам уку йортлары белән элемтәләребезне ныгытабыз.

Мөселман яшьләре катнашындагы әлеге форум ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәмнәр арасында бик яхшы старт булып тора. Безнең академия кысаларында да төрле чаралар планлаштырылган, — дип сөйләде Айнур Тимерханов.

«Коръәнне кулдан язарга җыенабыз»
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сүзен «Әлү-Гыймран» сүрәсенең 14 нче аятен укудан башлады. Анда сүз Аллаһ һәм безнең арадагы җиде киртә турында бара, дип аятькә аңлатма да биреп китте.


922 ел татарларга гына түгел, ә илебезнең бөтен мөселманнарына да кагыла. Нәкъ менә 922 ел хәзерге Россия территориясендә рәсми рәвештә ислам кабул ителгән ел булып санала. Бу — Россия территориясендәге беренче дин. Чукындыру исә соңрак, 66 елдан соң гына булуын беләбез. Шулай итеп Идел буе Болгарына Ибн Фадлан килү турында фильм төшерү идеясе барлыкка килде. Бүген аның бер өзеге тәкъдим ителәчәк. Форум тантаналы чаралар башланып китә. 12се көнне бирегә бик күп мөфтиләр киләчәк, җыелыш була.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга «Беренче басма Коръән шәһәре» исеме бирергә тәкъдим иткән иде. Бу чыннан да шулай. 1803 елда Казанда мөселманнар тарафыннан төзелгән беренче Коръән китабы чыга. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тагын бер зур проект башлаячакбыз. Хәзер без Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиевнең Коръән ничек язылырга тиешлеген аңлаткан хезмәтләренә нигезләнеп, каллиграфларны җәлеп итеп, Коръәнне матур итеп кулдан язарга җыенабыз.

Быелгы бөтен чаралар да ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган булачак. Мәчет ачылышымы ул, форуммы, спорт ярышымы, — диде мөфти.

Форумда беренче тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлерын да күрсәттеләр. Мөфти әйтүенчә, фильмны тиздән эшләнеп бетәчәк.

«Мөселман интеллигенциясен формалаштырырга кирәк»
Профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам дине тарихы, Россиядә ислам таралу юллары, җәдидчелек турында лекция укыды:


Быелгы елның төп вакыйгасы — ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы. Бүген Россиядә 8 меңгә якын мәчет, 80 гә якын мөселман уку йорты исәпләнә. Мөселман татар руханилары һәрвакытта да традицион ислам кыйммәтләренә таянып эш иткән. XIX гасыр уртасыннан җәдидчелек бик зур роль уйнаган. Бу вакытта татарларда мөселман интеллигенциясен тәрбияләүче мәдрәсәләр ачыла башлый. Алар өчен җәмгыятьнең артта калмавы бик мөһим була. Кызганычка каршы, бүген мөселман интеллигенциясе юк. Безгә аны формалаштырырга кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мисал итеп, Галимҗан Барудины китерә алам. Ул XIX гасыр ахры XX йөз башында югалып калмый торган яңа буын мөселман яшьләре тәрбияләү кирәклеген аңлаган. Шул ук вакытта Галимҗан Баруди традицион кыйммәтләргә таянган.

Россия империясе составына кергәч, үзәктән еракта яшәгән мөселманнар үзләренең эчке интеллектуаль мөмкинлекләрен эзли башлаганнар. Екатерина икенче заманында мөселманнар яшәгән җирлекләрдә мәчетләр салына, мәдрәсәләр ачыла башлый. Җәдидчелек тә яхшы тормыштан килеп чыкмаган. Мөселман яшьләренә ничектер яшәргә кирәк булган. Җәдиди мәдрәсәләрдә дини һәм дөньяви белем алып булган. XX гасыр башында Россия империясе мөселманнары үзләренең көчле интеллектуаль әзерлекләрен күрсәткәннәр. Бүген без дә җыелган проблемаларны чишү юлында үзебезнең эчке ресурсларыбыздан, интеллектуаль мөмкинлекләребездән файдаланырга тиешбез, — диде профессор.

Җәдидчелек тә яхшы тормыштан килеп чыкмаган.
«Бүгенге яшьләр үзләренең батыр икәнлекләрен белми»
Форумда «Туганбатыр» проектын да тәкъдим иттеләр. Аның турында «Туган авылым» комплексы хезмәткәре Фәридә Бибарс сөйләде:


Бүгенге көндә шундый проблема бар: безне башка халыклар, кунакка килүче туристлар, хәтта яшь буын да үз-үзебезне ничек тәкъдим итүдән чыгып кабул итә. Монда без батыр образының үзгәрүен күрәбез. Безнең бүгенге батырыбыз ул — Сабан туйда көрәшкә чыккан, түбәтәй кигән матур егет. Бүгенге яшьләребез үзләренең батыр икәнлекләрен, олы халыкның баласы икәнен белми. Үзләренең ата-бабалары батыр булганнарын онытканнар. Чын батыр образы булмагач, хатын-кыз образы да югала. Әлбәттә, аны бүгенге заман кысаларында тормышка ашыру кыен, шулай да бу бик мөһим.

Төрки-татар легендалары һәм эпосларындагы образ намуслылык, кыюлык һәм гаилә кыйммәтләрен алга сөрә, шуңа күрә без Туган батыр образын тудырырга булдык. Бу — җыелма образ. Без заманча әкиятне үзебезнең традицияләребезгә нигезләнеп төзергә уйладык. Моның өчен шагыйрь, драматург Зөлфәт Хәкимне чакырдык. Әкият инде әзер. Ул берничә телгә тәрҗемә ителәчәк. Бу әле башы гына. Шушы проект кысаларында 5 яшьлек балалар өчен кыска әкиятләр, мультфильм, фильм, балалар өчен уенчыклар булачак. Шулай ук Алтайдан алып Әстерханга кадәр төрки батыр юлы буенча туристик маршрут әзерләргә дигән ният тә бар. Спорт ярышларында Туган батыр кубогын да ясыйсыбыз килә. Композиторлар, автор һәм җырчылар белән берлектә Туган батыр турында төрле стильдәге җырлар да язачакбыз, — дип аңлатты проект турында Фәридә ханым.

Презентацияләрендә әкиятнең берничә герое белән таныштырдылар. «Туганбатыр» проекты консультанты озын кылычлы корал һәм фехтование өлкәсендәге белгеч Виктор Тарасов татар кылычын уйнатып күрсәтте. Бүлмә уртасына озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, мехлы бүрек, читек, борынгы заман киемнәренннән, кулына кылыч белән ук һәм җәяләр тотып чыккан батырны күргәч, зал җанланып китте. Виктор Тарасов татарларның яу вакытында ничек итеп бер үк вакытта җәя дә тартып, шунда ук кылыч белән дә сугышуларын күрсәтте. Кечкенә генә деталь — баш бармакка киелгән балдакның яучыга бик күп өстенлекләр бирүен дә сөйләп үтте.


Соңыннан форумда катнашучы барлык ир-егетләр дә аның янына килеп коралларын тотып селтәнеп тә карадылар. Виктор Тарасовтан батыр образында үзен ничек хис итүен сораштым:

Бу киемнәр барысы да археологик табылдыкларга карап төзелгән, коралларым да шулай ук. Мин бу образга ияләштем инде, өстемә кигән киемнәрнең авырлыгына да карамастан, үземне яхшы хис итәм. Мәсәлән, менә бу хәрби кием (доспеха) 8 кг. Бу образны берәмтекләп җыйдым. Моның өчен хәрәкәтләрнең биомеханикасын, аның тактикасын, киеп йөрү ысулларын һәм башка нечкәлекләрне дә белергә кирәк.

Туган батыр образы ир кеше үзен ничек тотарга тиешлеге турында сөйли, шуны күрсәтә, аңлата, — диде ул. 

Форумда катнашучы яшьләрнең фикерен белән дә кызыксындым. «Мин Башкортстанның Борай районыннан килдем, — дип сөйли башлады яшь кенә бер туташ. — Бу форум миңа көч бирә, монда мин иманымны ныгытам. Яңа танышулар да күп булды. Дини яктан да, үзенә күрә бер тормыш мәктәбе бу миңа. Мин бу форумга инде икенче тапкыр киләм. Программасы бик кызыклы итеп төзелгән. Дини тематикага караган уеннар булуы да шатландырды», — диде Рита Гыйльманова.

 


 Тулырак: https://intertat.ru/news/religion/06-01-2022/islam-kabul-it-ne-1100-ellygyna-r-smi-start-birelde-kor-nne-kuldan-yazachaklar-5846631

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X