erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

IT-компанияләргә ташламалы кредит бирү мөмкинлекләре арттырыла

Россия хакимияте софт җитештерә торган компанияләргә ташламалы кредит алу мөмкинлеген арттыра, оешмалар бу акчаны белгечләргә түләү һәм элеккеге чыгымнарны каплау өчен тота ала.

Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән РИА Новости яза.

«Президент чит илдә җитештерелгән программа тәэминатыннан бәйсезлек булдырырга кушты. Моның өчен үзебезнең софт җитештерүчеләргә булышуны дәвам итәбез. Хөкүмәт компанияләргә яңа проектларны тормышка ашыру өчен иң югары еллык ставкасы 3 процент булган ташламалы кредит алу мөмкинлеген арттыра. Хәзер аларны IT-бизнес өчен каралган салым переференцияләрен кулланмаган, шулай ук киметелгән иминият взносларына хокукы булган аккредитацияләнгән оешмалар терки ала. Элек бу шарт мәҗбүри иде», – диде Мишустин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Премьер-министры кредит акчасы белгечләргә түләү, элеккеге чыгымнарны каплау өчен тотылырга мөмкин, диде. Премьер сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр аркасында тагын да күбрәк эшмәкәр дәүләт ярдәмен куллана һәм заманча, кирәкле продукт эшләп чыгара алачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/it-kompaniyalarga-taslamaly-kredit-biru-momkinleklare-arttyryla-5871010

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев