erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ит урынына – чикерткә? Республикада микротерлекчелекне үстерү турында уйланалар

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада микротерлекчелекне үстерү турында уйланырга тәкъдим итте. Белгечләр исә, ата-бабалар чикерткәсез яшәгән, анысыз да яшәрбез, ди. Ә сез бөҗәкләр ашарга әзерме?

Җаны теләгән елан ите ашаган

Гыйнвар аенда Европада өй чикерткәләрен ашарга рөхсәт итүне күздә тоткан яңа закон гамәлгә керде. Айрат Хәйруллинның да үзенең телеграм-каналында ризык итеп куллану өчен чикерткә үрчетергә тәкъдим итүе күпләрне гаҗәпкә калдырды. Бөҗәк ашау безнең өчен бигрәк чирканчык нәрсә булып тоела бит ул. «Иткә  бик яхшы алмаш. Итне җитештерүгә караганда экологиягә дә азрак зыян сала», – дигән фикердә Айрат Хәйруллин. Әлеге бөҗәкләрдә аксым, витаминнар, клетчатка, минераллар күп икән.

Министр Европа берлегенең чикерткә порошогын төрле ризыкларда куллануны хуплавын да телгә алган. Шул ук вакытта: «Спортчылар өчен бөҗәк оныннан ясалган батончиклар бар инде. Аларны күбрәк кешенең куллануына ничегрәк карыйсыз?» – дип, башкаларга да уйланырга урын калдырган ул.

Газетабызның «ВКонтакте» сәхифәсендә дә әлеге хәбәргә карата укучыларыбыз төрле фикерләр язган. Әлбәттә, алар бака да, таракан да, чикерткә дә ашарга риза түгел.

– Кайчандыр басуларда мал азыгы өчен балтырган үстереп караганнар иде. Нәтиҗәдә табигатьнең иң гүзәл урыннары юкка чыкты. Бездә яхшы булсын дип башлыйлар, әмма начар тәмамлана. Әйдәгез, моңарчы ашаган ризыкны гына ашап яшик әле. Инде безнең геннар шуңа ияләнгән. Басу-кырларыбыз да чиксез, – дигән  Зөлфия Гыймадиева.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәгеннән, өй чикерткәсе үрчетүче яки бу эш белән шөгыльләнергә теләүче фермерлар юкмы, дип кызыксындык. «Бездә андый хуҗалыклар юк», – дип җавап бирделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эшкуарларның үзләренең дә фикерләрен белештек. Баулы районында  авылда  лаборатория ачып, анда  бодай үрентесеннән продукция ясап сатучы, заманча фикерле Әхмәтовлар бар. Кызык, алар әлеге яңалыкка ничек карый икән?

– Мондый  мәгълүматны ике ел элек ишеткән идек инде. Ул вакытта ирем: «Бу җирәнгечне ашаучылар булырмы икән?» – дип гаҗәпләнгән иде. Безнең  җитәкчеләрнең чикерткә ашарга тәкъдим итүенә аптырадык. Аны ашау яхшы түгел. Без чикерткә үрчетү белән шөгыльләнә алмас идек, – диде Алинә Әхмәтова.

Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин, үз фикерен белдереп: «Мин табигый продукт яклы, әллә нинди Кытай азыклары кирәкми. Мөселман кешесенә андый ризыкларны ашарга ярамыйдыр дип саныйм»,  – диде.

Дәвамы чыганакта: https://vatantat.ru/2023/02/104843/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев