erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтләре кимегән, үлемнәр арткан

Алабугада Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә киңәшмәсе булды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә узды. Утырышта юл-транспорт һәлакәтләре, аларны булдырмау, юл иминлеге кагыйдәләрен саклау, юл сыйфатын яхшырту буенча сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Сәмигуллин: “Быелның алты ае йомгакларына игътибар итсәк, юл-транспорт һәлакәтләре һәм имгәнүчеләр саны кимегән, һәлак булучылар саны арткан“, – дип сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем очраклары еш кына автомобильләр бәрелешүе һәм җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәсендә килеп чыга. 

Быелның беренче алты аенда автомобильләр бәрелешүе сәбәпле 86 кеше, ә җәяүлеләрне бәрдерүдән 22 кеше үлгән. 38 кеше автомобильләрнең юлдан читкә төшеп, юлдагы киртә-каршылыкларга бәрелеп һәлак булган. Барысы 6 айда юл-транспорт һәлакәтләрендә 146 кешенең гомере өзелгән.

Балалар белән булган һәлакәтләр турында аерым сөйләштеләр. Быел  алты ай эчендә барысы җәяүле балалар белән 92 юл-транспорт вакыйгасы  булган. 3се үлгән. 99ы яраланган, имгәнгән. Машинада утырып баручы пассажир балалар белән 62 юл очрагы теркәлгән. 2се һәлак булган. 69ы төрле имгәнүләр алган. Балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре Казанда, Түбән Кама, Чистай, Мамадыш, Әлки районнарында арткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу өлкәдә 15 ел эшлим, мондый хәлнең булганы юк иде әле, – дип борчылып сөйләде Шамил Гаффаров. – Юл иминлеген тәэмин итү комиссиясе  утырышларында юлларда хәвеф-хәтәрләрне булдырмау турында уйлашып,  сөйләшеп торабыз, чаралар күрәбез. Ни өчен мондый хәл килеп чыга? Сәбәбен таба алмыйм... Бүгенге сөйләшүдән соң кискен борылыш булсын.

Видеокиңәшмәне район хакимиятенең утырышлар залында юл иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе әгъзалары тыңлап, карап утырды.

– Безнең Арча районында 10 юл-транспорт очрагы булды, шуның берсе балалар белән килеп чыкты, – дип сөйләде район автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. – Үлемнәр юк. Зыян күрүчеләр 14 кеше, өчесе  балалар.

Күчмә утырышта сөйләшенгәннәр барыбызга да кагыла. Транспортта юл иминлеген сакларга, каршы як полосага чыкмаска, зур тизлек белән йөрмәскә, юл кагыйдәләре турында балаларга кат-кат аңлатырга, велосипед, электросамокатларда машина юлынннан йөрергә ярамаганлык хакында төшендерергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев