erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каланхоэның файдасы

Тәрәзә төбендә үсеп утыручы бу гөлне белмәгән кеше сирәктер.

Алоэныкы шикелле үк, аның да ярфаклары итләч, эчендә гель сыман сыеклык – каланхоэның согы бар. Медицинада шушы сок кулланыла. 

Каланхоэ согы:
тиренең ялкынсынуын туктата;
тиредәге яраларны төзәтә;
пешкән һәм өшегән тиренең тизрәк яңаруына ярдәм итә;
үлекле яраларны чистарта;
трофик язваларны дәваларга булыша;
чуаннарның үлеген суыра. 


Каланхоэ согының бактерияләрне генә түгел, гөмбәләрне һәм хәтта вирусларны да юк итә алуы билгеле.
Ул:
энтеровирусны;
дизентерияне;
полиомиелитны;
гриппны дәвалаганда ярдәм итә. 

Каланхоэ согы офтальмологиядә дә киң кулланыла. 
Аны күзнең җәрәхәтләре, күзнең пешүе, кератит, күзнең мөгез катлавы эрозиясе, күзнең дистрофик үзгәрешләре, күзнең челтәр катламының пигментлы дегенерациясе, герпеслы кератит булганда каланхоэ согы ярдәм итә ала. Бу авырулар вакытында каланхоэның согын күзнең аскы кабагы эченә тамызалар.

Каланхоэ согы авыз эче, тамак һәм борын авыруларын дәвалаганда да ярдәм итә.
Аны хроник тонзиллит, гингивит, пародонтоз, стоматит, гайморит һәм томау булганда кулланалар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бала имезүче әниләрнең күкрәк башы ярылучан була. Каланхоэ бу очракта да тиз һәм нәтиҗәле булыша. 

Каланхоэның согын ясау кыен түгел. 

Иң элек каланхоэның яфракларын караңгы салкынча урында җиде тәүлек тотып, биостимуляция уздырырга кирәк.
Аннары яфракларны юып, суын саркыталар һәм әлеге яфракларны бик вак итеп турап, сутын сыгалар. Аны стериль марля аша сөзеп, суыткычта саклыйлар. 
Чиста килеш каланхоэ согы берничә генә тәүлек саклана. Бозылмасын өчен, аны спирт белән катнаштыралар. 100 г сокка 20 грамм 70 градуслы спирт алына. 

Каланхоэ согы кан басымын күтәрергә һәм аллергия бирергә мөмкин. Куллана башлаганчы, табиб белән киңәшегез. 

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/zdorovie/kalanxoe-pycaksyz-xirurg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев