erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кан тамырларын ныгыту өчен киңәш

Яшь арткан саен кешенең кан тамырлары калыная, торышы начарлана, ди белгеч.

Бу процесска табигый картаю гына түгел, ә дөрес булмаган туклану да өлеш кертә. Моңа тоз, шикәр һәм хайван майларыннан торган ризыкларны артык куллану сәбәпче була. «Клиник тикшеренүләр күрсәткәнчә, кан тамырлары сәламәтлегенә ярдәм итүче иң яхшы туклану варианты — Урта диңгез диетасы. Аның аерым үзенчәлеге булып азык җепселләре, яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм балыкның күп булуы тора»,  – ди  табиб.

Эксперт билгеләп үткәнчә, тоз кан тамырлары стенасының катылыгын арттыра, бу аны стресс гормоннары җитештерүгә сизгеррәк итә. Хайван мае булган ризыклар, үз чиратында, атеросклероз үсеше куркынычын арттыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Диетаны үтәүдән тыш, табиб регуляр уртача физик күнегүләр тәкъдим итә. «Гадәттә көн саен 8-10 мең адым йөрергә киңәш ителә. Өлкән яшьтәге кешеләргә бу норманы дәвалаучы табиб сәламәтлек торышына карап билгели. Уртача физик күнегүләр кан тамырлары өчен бик файдалы», — дип өсти табиб Рунихина.

 https://bavly-tat.ru/news/slamtlek/kan-tamyrlaryn-nygytu-ocen-kinas

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев